Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2023, 14:00

Икеләтә халык артисты

Якташыбыз, Русиянең күренекле пианисты, Русиянең халык артисты, П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең махсус фортепиано кафедрасы профессоры Владимир Овчиннников Башкортстанның халык артисты булды.

Икеләтә халык артисты
Икеләтә халык артисты

Мактаулы исемне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышында, Башкорт курчак театрының яңартылган бинасында 23 декабрьдә тапшырды.

Владимир Овчинников Мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү буенча БР Башлыгы каршындагы совет әгъзасы.

Светлана Шириня әзерләде.

Фото: Олег Яровиков.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: