Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2023, 15:00

Яңа ел белән, ветераннар!

Яңа ел –  балалар һәм өлкәннәрнең яраткан бәйрәме. Барсы да бу яңа ел алды көннәрендә якыннары һәм дуслары турында хәстәрлек күрергә омтыла, күңел җылысы бүләк итәләр.

Яңа ел белән, ветераннар!
Яңа ел белән, ветераннар!

Без аеруча игътибарлы булырга тиеш кешеләр бар – алар Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Яңа ел алддыннан аларга рәхмәт сүзләре әйтү бик урынлы.

Бәләбәй шәһәр-район  ветераннар советы рәисе Александр Буйлов, Бөтенрусия  “Хәрби тугандашлык”  җәмәгать оешмасының Бәләбәй бүлеге җитәкчесе Рим Баһманов Бөек Ватан сугышы ветераннары Гәбдрәүф Гәрәев белән Алексей Дорошенколарда кунакта булдылар һәм аларны якынлашып килгән бәйрәм белән котладылар. Безнең һәрберебез өчен ветераннарыбыз ихтыяр көче, илсөярлек, тормышны ярату үрнәге.

Рәмзилә Камеристова.

Яңа ел белән, ветераннар!
Яңа ел белән, ветераннар!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: