Промпаркны республикада иң эре индустриаль партнер булып торган компания ярдәмендә төзеп булды, дип билгеләде социаль челтәрләрдә төбәк җитәкчесе. Мәйданы 6,5 гектар, Туймазы автобетоновозлар заводы якорьле резидент булып тора.
– Республика әлеге сәнәгать паркын булдыруда актив катнашты, шул исәптән бюджет акчалары белән дә. Резидентларның салымнары аркылы бу акчалар кире кайткач, әлеге эшне дәвам итәчәкбез. Без Сергей Анатольевич белән фикерләштек, шушындый ук промпаркны Бәләбәйдә ачачакбыз, якорьле резиденты “БелЗАН” җәмгыяте булачак”, – диде Радий Хәбиров.
Римма Солтанова әзерләде.