Барлык яңалыклар
Новости
28 декабрь 2023, 12:00

Вәт йөзәләр ичмасам!

Йөзүчеләр бассейнга якынлашалар. Тренер свистогы – “Стартка!” командасы. Су чапылдавы, тизлек, ярыш чәме. Кемдер алга чыга, кемдер бар көченә артта калмаска тырыша. Финишта хөкемдарлар секунд үлчәгечләр белән  спортчыларның нәтиҗәләрен теркиләр. “Чемпион” спорт-савыктыру учреждениесендә “Кышкы йөзү” беренчелеге узып барган елда йөзү буенча соңгы турнир булды.

Вәт йөзәләр ичмасам!
Вәт йөзәләр ичмасам!

Ярышлар программасы 100 метр арага баттерфляй, бросс, ирекле стиль һәм аркада йөзү  алымнары белән йөзүләрдән торды.

Беренчелек нәтиҗәләре буенча лидерлар булдылар: Ралина Галимова, Элина Гомәрова, Азалия Ганиева, Азалия Әюпова, Марат Шәрифуллин, Даниэль Муллагулов, Андрей Карпов, Азамат Минеханов, Таня Латынцева, Анастасия Шкоропад, Снежана Дрождева, Вера Лукоянова, Илья Беляев, Дима Буцик, Степан Шабашов, Лера Федорова, Елизавета Зяблицева, Сафина Гарифуллина, Камилла Каһирова, Ранэль Газизуллин, Аслан Ямалеев, Артур Әхмадиев, Максим Шатунов, Виктория Голиус, Альбина Курмаева, Арсен Әюпов, Булат Минеханов һәм Артемий Егоров.

Регина Фәизова
 Эльвиры Каһирова фотолары.

 

Вәт йөзәләр ичмасам!
Вәт йөзәләр ичмасам!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: