Новости
9 Января 2024, 04:20

Тыныч йоклагыз: бүген Башкортстанда юл һәлакәтендә күкрәк баласы белән һәлак булган яшь гаилә белән хушлашалар

7 гыйнварда кич белән Уфа-Иглин- Красная горка трассасының 39 нчы чакрымында 61 яшьлек Красная горка авылында яшәүче Renault Duster руле артында каршы як юлга чыга һәм Kia Rio белән бәрелешә. Корея машинасы юлдан кюветка оча. Яшь гаилә һәлак була, аларның 10 айлык сабые дәваханәдә үлә, тагын өч кеше җитди имгәнүләр ала.  

Добавить в предпочтительные источники Google
Тыныч йоклагыз: бүген Башкортстанда юл һәлакәтендә күкрәк баласы белән һәлак булган яшь гаилә белән хушлашаларТыныч йоклагыз: бүген Башкортстанда юл һәлакәтендә күкрәк баласы белән һәлак булган яшь гаилә белән хушлашалар
Тыныч йоклагыз: бүген Башкортстанда юл һәлакәтендә күкрәк баласы белән һәлак булган яшь гаилә белән хушлашалар

Бу коточкыч авария УМПО слесаре 27 яшьлек Б. Рамазанның, аның 19 яшьлек хатыны Б. Зеленаның гомерен өзә. 13 яшьлек туганнары күпсанлы яралар белән Уфаның 17 нче дәваханәсендә. Renaultның 61 яшьлек йөртүчесе һәм 62 яшьлек пассажир хатын шулай ук җитди  каза күргәннәр. Алар хәзер Уфаның 13 нче дәваханәсендә.

“Мин шаһитмын. 10 айлык сабыйны кулымда дәваханәгә ашыгыч ярдәм машинасында алып бардым. Әгәр исән калса, ул ятим булыр иде, ирем аны уллыкка алырга теләгән иде. Мин дә шулай уйлап бардым. Әмма бала бик начар хәлдә иде, кулымда үләр микән дип курыктым”, – дп сөйләде авария урынында булган Башкортстаннан ханым.

Һәлак булган гаилә белән хушлашу бүген, 9 гыйнварда, иртәнге сәгать 10да Нуриман районының Яңа Субай авылында.

 

Туганнарының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Башкортстаным/ яңалыклар.

 

 

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас