Новости
10 Января 2024, 09:00

2024 елда ничек ял итәбез һәм киләсе озайлы яллар кайчан көтелә

Башкортстанның Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда республика халкын 118 өстәмә ял көне көтә.

Добавить в предпочтительные источники Google
2024 елда ничек ял итәбез һәм киләсе озайлы яллар кайчан көтелә2024 елда ничек ял итәбез һәм киләсе озайлы яллар кайчан көтелә
2024 елда ничек ял итәбез һәм киләсе озайлы яллар кайчан көтелә

Киләсе озайлы яллар – февральдә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 23 февральдән 25нә кадәр ял итәбез. Халыкара хатын-кызлар көне уңае белән 8-10 мартта өч көн рәттән ял була.

10 апрельдә – Ураза бәйрәме. Май бәйрәмнәрендә исә ике тапкыр дүртәр көнлек яллар билгеләнә. 28 апрельдән 1 майга һәм 9 майдан 12сенә кадәр.

Июньдә Башкортстанда Русия көне (12 июньдә) һәм Корбан бәйрәме (16 июньдә) уңаеннан өстәмә ял көннәре көтелә.

Халыклар бердәмлеге көненә карата 3 һәм 4 ноябрьдә ял була.

Яңа ел каникуллары 29 декабрьдә башлана.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас