2023 елның 17 декабрендә рядовой Нәҗмиев, батырлык һәм чаялык күрсәтеп, махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Батыр белән хушлашуда БР Башлыгы вәкиле, республика парламенты депутаты Азат Мөхәмәтҗанов; Бәләбәй районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ихсан Бәдретдинов; Бәләбәй шәһәре, Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнары хәрби комиссары вазифасын вакытлыча башкаручы Евгений Ильясов, “Чик сакчылары” урындагы җәмәгать оешмасы җитәкчесе Алексей Кудрявцев катнаштылар. Митингны Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе Александр Буйлов алып барды.
Яугирне соңгы юлга озатырга бәләбәйлеләр, районның хәрби тугандашлык әгъзалары, хезмәткәрләр килделәр.
Солдатның әнисенә, туганнарына мөрәҗәгать итеп, Азат Мөхәмәтҗанов батыр ул тәрбияләгәннәре өчен чын йөрәктән рәхмәт белдерде, тирән кайгыларын уртаклашты.
“Махсус хәрби операция барышында якташыбыз, Башкортстанның данлыклы улы, чын илсөяр һәм Ватан сакчысы батырларча һәлак булды, – диде парламентарий. – Ул соңгы сулышына кадәр хәрби бурычына тугры калды һәм илебез киләчәген саклап, каһарман булып һәлак булды”.
Эдуард Әсгать улы 1975 елның 17 июлендә туган. 1991 елда, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 89 нчы һөнәрчелек лицеенда укый, киң профильле тракторчы-машинист белгечлеге ала. 1993 елның апрелендә РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырыла. 1995 елда Чечен Республикасы территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Запаска чыккач, Бәләбәй районының төрле предприятиеләрендә эшли.
Хәләл җефете Оксана белән Эдуард Нәҗми улы өч бала – җәмгыятьнең лаеклы әгъзаларын – кызы Альбина, уллары Евгений белән Сергейны үстерерә.
20 яшьлек Сергей 2023 елның июнендә Оборона мнистрлыгы белән контракт төзегән. Хәрби бурычына буйсынып, 2023 елның августында ДХР һәм ЛХРның тыныч халкын саклар өчен контракт буенча хезмәткә аның әтисе дә киткән.
Туганнарының кайгысын уртаклашабыз, батырга мәңгелек дан һәм хәтер!
Светлана Шириня.
Елена Петрова фотолары.