Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар 2024, 16:00

“Чыршыларны – эшкәртүгә!”

Яңа елда  “Экология Т” җәмгыяте төбәк операторы шундый исемдә ылыслы агачларны җыюга һәм утильләштерүгә юнәлтелгән акция башлый. Шәһәрләр биләмәләре хакимиятләре дә үз “Агач әйләнеше”н оештырдылар.  

“Чыршыларны – эшкәртүгә!”
“Чыршыларны – эшкәртүгә!”

Бәйрәмнән соң яшәүчеләр чыршыларын ташламаска, ә бу мәсьәләгә экологик аңлы килергә – агачларын эшкәртергә тапшырырга мөмкиннәр. “Экологик Т” хезмәтләндерү зонасына кергән республика биләмәләрендә махсус контейнерлар куела, яшәүчеләр яшел сылуларны шунда эшкәртүгә тапшыра алалар.

2024 елның 5нән 18 гыйнварынача “Агач әйләнеше” 10нан 17 сәгатькә кадәр ылыслы агачларны кабул итү пунктларында оештырылачак: Бәләбәйдә Кызыл урам, 113/1; Приют поселогында –  ВЛКСМның 50 еллыгы урамы, 29.

20 гыйнварда 12дән 15 сәгатькә кадәр чыршыларны эшкәртүгә Бәләбәйдә кабул итү урыны: Кызыл урам, 138.

Ылыслы агачны ташлар алдыннан аны  мишуралардан, гирлянда, уенчыклардан һ.б. арындырырга кирәк. Җыелган чыршы, нарат, пихта һәм башка ылыслы агачларны төбәк операторы вакларга, ә аннары кабат файдалануга озатачак. Арытаба ул авыл хуҗалыгында ашлама сыйфатында кулланылырга мөмкин. Туңудан, чүп үләннәреннән саклар өчен дә аны туфракка сибәләр.

Светлана Шириня.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: