Барлык яңалыклар
Новости
11 гыйнвар 2024, 13:00

Барсы да яратудан башлана…

«Ел эшкуары-2023» республика конкурсы финалчысы Елена Хөснетдинова Бәләбәйдә туып-үскән. Кияүгә чыкканчы шәһәр кызы авыл тормышы турында берни белми. Аның каравы бүген Елена Владимировна – уңышлы фермер һәм сыр ясаучы. Әмма барыннан да элек ул яраткан һәм хәстәрлекле ир хатыны, кыз һәм ике улга әни. Барлык бу мәшәкатьләрне эшкуар ничек бергә үреп баруы турында “Бәләбәй хәбәрләре” редакциясендә сөйләде.

Барсы да яратудан башлана…
Барсы да яратудан башлана…

 – Гороскоп билгесе буенча мин – Чаян, Елан елында туганмын. Миндә акыл да, авантюризм да бар, шуңа күрәдер, мөгаен, фермерлык белән шөгыльләнергә карар иттем, – ди Елена Владимировна, елмаеп.

Булачак ире белән ул Башкорт дәүләт аграр университетында укыган елларда очрашкан.Төркемдәше Илһам Хөснетдиновка: “Безнең университетта Бәләбәйдән матур кыз укый. Аның телефон номерын бирәм, ул сиңа ошаячак!” – ди. Менә шулай туган районнарыннан еракта ике ярты бер-берсен табалар һәм башкача аерылмыйлар. Аларның бәхетле гаилә коруларына инде 15 ел.

“Керфек” бизнесыннан “Фермер лавкасына” кадәр

 ВУЗда укуын тәмамлагач, Елена Бәләбәй  “Автокомплект” заводына эшкә урнаша. Икенче улы тугач, сәнәгать аныкы түгеллеген аңлап, аннан китә. Әйтүенчә, аңа һәрчак хәрәкәттә булу, ниндидер яңа нәрсәгә тотыну ошый. Беренче баласы белән декрет ялында чакта яшь әни хатын-кыз киемнәрен онлайн сату белән шөгыльләнә, аннары йорт шартларында “керфек” бизнесына тотына.

– Икенче декрет ялында утырганда ирем мал азыгы әзерләр өчен кулдан трактор сатып алырга булды. Ә мин яңа булмаган әйбер алуга катгый каршы, шуңа күрә: ”Гел ватылып торачак ул, иза чигәчәксең. Трактор кирәк икән, яңаны алабыз!” – дидем. Без тәвәккәлләдек, минем исемгә крестьян-фермер хуҗалыгы теркәргә  һәм яшь фермерлар өчен “Агростартап” республика грантын алуга заявка бирергә булдык. Тормышымдагы иң кызык мәл шуннан башланды да инде, һәм бу барсы да иремне яратканнан, – дип сөйли, уенын-чынын бергә кушып, Елена Владимировна. – Әйткәндәй, 2019 елда БР Авыл хуҗалыгы министрлыгына шушы программада катнашырга документлар тапшырырга киткәндә, икенче улыбызга бер ай да тулмаган иде. Илһам сабый белән машинада утырды, ә мин кирәкле култамгалар җыеп,  кабинетлар буйлап йөрдем.

Ел саен – яңа проектлар

Елена Хөснетдинова өстәвенә менә дигән видеомонтажчы да. Аның креатив, көлкеле роликлары Бәйләнештә “Лавка фермера” битендә. Сатып алучылары белән менә шулай аралашуга өч ел элек булган короновирус пандемиясе сәбәпче.

– Мин социаль челтәрдә безнең битне 2020 елның 24 мартында, иремнең туган көнендә ачтым. Дөрес, Илһам сөт, эремчек һәм каймакны өйгә илтүгә заказлар кабул итү идеясен өнәмәде. Аннары, заявкалар торган саен күбрәк килә башлагач, бу карарның дөреслегенә инанды. Ул елда без менә шулай эшләдек. Ирем ферма өчен җавап бирде. Көндез хезмәткәр эремчек һәм каймак әзерләде, ә мин кичләрен продукцияне заказлар буенча илттем. 2020 елда ферма һәм ашханә биналары сатып алдык, хәзер аларда кибет һәм сөт эшкәртү цехы, – дип дәвам итте сүзен Елена Владимировна.

Әгәр язмыш сиңа лимон бирә икән, аңардан лимонад ясарга кирәк. Яшь фермер шулай фикер йөртә һәм җитештерелүче сөт продлукциясенең ассортиментын киңәйтергә  ­–  тиз өлгерүче сырлар әзерләргә була. 2020 елда Хөснетдинова  Русиянең билгеле  сыр ясаучысы мәктәбендә онлайн укый һәм аңа хас үҗәтлек, чәм белән эшкә тотына. Һәм барсы да килеп чыга! Аның тырышлыгын сатып алучылар бәяли, ә бу аны  алга барырга дәртләндерә. Өч елда фермер 13 төрле сыр җитештерү серен үзләштерә.

– Шәһәр фатирында сыр пешерергә өйрәнгән беренче җиде литрлы кәстрүлне әле булса саклыйм. Кече улым кухня идәнендә уйный, ә мин бер колагым белән курс укытучысы сөйләгәнен тыңлыйм, икенче колак – баламда, – дип искә төшерә эшкуар.

Беркадәр вакыттан соң Елена Владимировна сырны авыл цехында КФХ хезмәткәре Светлана Ярмөхәмәтова белән бергә эшли башлаган.

 – 2022 елның җәендә без сөт продукциясен, шул исәптән сырларны да, Пионер мәйданындагы киоскта  сата башладыек. Танышлар киңәше буенча бездә эшләргә риза булган ышанычлы кешене таптык. Без Елена Шипелеваның тәкъдимне кабул итүенә шатланып бетә алмыйыз. Бу шәп ханым безнең продукция белән горурлана, сатып алучыларга шундый итеп мактый, сыр яки сөт алырга гына килгән кешеләр тулы сумка белән кайтып китәләр! – ди Елена Хөснетдинова.

Фермер сатып алучыларны яңалык – “Буратта” һәм “Страчателла” итальян сырлары белән шатландыру өчен 2022 елда Уфаның билгеле сыр ясаучысында укып алган.

 – 2023 елда мин йогырт, кефир җитештерергә өйрәндем. Ә 2024 елда катлаулырак сырлар әзерләргә өйрәнергә ниятлим, – ди Елена Владимировна.

 Сыерлар, сарыклар һәм фазаннар...

 Бүген Елена Хөснетдинова фермасында йөзгә якын сыер һәм бозаулар тотыла. Сарыклар, йорт куяннары, атлар, хәтта өч фазан да бар.

Эшкуар фермада һәм цехта Светлана Ярмөхәмәтовадан башка  тагын бер ышанычлы ярдәмче булуына сөенеп бетә алмый – ул берничә ел элек Себердән гаиләсе белән күченеп кайткан Ирина Новикова. Авыл кибетендә шәп сатучы Елена Побудей эшли.

– Аграр бизнесны алып баруда иң кыены – кадрлар табу, югыйсә, авыл җирендә эш урыннары күп булмаса да. Дәүләтнең ана капиталы биреп, балалар пособиеләренең күләмен арттырып, демографияне яхшыртырга омтылуы  халыкның  аңсыз катламнарын ялкаулыкка, кеше җилкәсенә салышып яшәүгә китерде, – дип саный Елена Хөснетдинова. – Әгәр ай саен берничә мең сум акча ала икән, өч-дүрт балалы гаиләгә нигә эш эзләргә.

“Сатып алучылар – безнең гаилә ул!”

Елена Владимировна әти-әниләрен дөньяда иң яхшы кешеләр дип белә. Әти-әнисе ярдәменнән башка улларын үстерү кыен булыр иде. Ире белән ул эштә  тоткарланганда картәни белән картәти оныкларын балалар бакчасыннан, мәктәптән алып кайталар. Балаларны Илһам Илдар улының әнисе дә караша. Эшсөючән ир узаманы бөтен күңеле белән туган авылы Пахарьга береккән. Аграр университет тәмамлаганнан соң монда кайтып эшкә урнашуы очраклы гына түгел.  Аннары инде үз эшен ачкан һәм әкренләп терлекчелек белән шөгыльләнгән. Бер, аннары икенче сыер сатып алган, шулай әкренләп фермада көтү барлыкка килгән. Гаилә бизнесына хатыны да кушылгач, табигый ки, эшләр алга киткән. Берүзең эшләү белән яныңда икенче яртың – ышанычлы ярдәмчең булу бөтенләй икенче. Елена Владимировна әйтүенә караганда, үзе фермерлык белән шөгыльләнә башлагач кына ул ирен яхшырак аңлый, ныграк ихтирам итә һәм аның хезмәтенең кадерен белә башлаган.

Авылдан шәһәргә аның соң кайтуына күнеккән әти-әнисе:

 – Элек без кич белән кияүне көтеп ала алмый идек, ә хәзер кызыбызны? – диләр.

Быел көз Илһам Хөснетдинов Донской авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы итеп сайланды. Ул югары уку йортында алган белемен яңа урында файдалану теләге белән тормышын үзгәртергә ризалашкан. Юкка гына “Дәүләт һәм муниципаль идарә” факультетында уңышлы укымаган бит ул. “Эш һәм хәстәрлекләр өстәлде, димәк, яшәү тагын да кызыклырак булачак!” – Хөснетдиновларның шигаре бул.

 Илһам белән Еленга туганнарын һәм дусларын гына түгел, хезмәткәрләрен дә, сатып алучыларын да гаиләләре дип исәплиләр. “Алар ярдәменнән башка идеяләребезне тормышка ашыра алыр идек микән”, – ди алар.

Гаилә ел саен яңа проектларны тормышка ашырырга  гадәтләнгән. Быел да  шулай булачак. Бүген Хөснетдинвлар фирмалы продукцияләрен шәһәрдә арендага алган сәүдә бинасында саталар. Тиздән аларның үз сәүдә павильоны барлыкка килчәк.

Матур парга гаиләләренең һәрвакыт бәхетле, сәламәтлекләренең нык, бизнесларының уңышлы булуын телисе генә кала.

Римма Солтанова.

Барсы да яратудан башлана…
Барсы да яратудан башлана…
Барсы да яратудан башлана…
Барсы да яратудан башлана…
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: