Барлык яңалыклар
Новости
11 гыйнвар 2024, 17:00

Ел яңа, ә янгыннарның сәбәпләре иске

2024 елның  беренче көннәре вакыйгаларсыз булмады. 9 гыйнвар торышына карата республикада 134 янгын чыккан, аларда тугыз кеше һәлак булган, җиде кеше  – имгәнгән.

Ел яңа, ә янгыннарның сәбәпләре иске
Ел яңа, ә янгыннарның сәбәпләре иске

Ел яңа, ә янгыннарның сәбәпләре иске – электр үткәргечләрнең, электр корылмаларының (җылыткычлар) һәм мичләрнең төзек булмавы.

Бәләбәй районында агымдагы елда бер янгын чыккан (мунча янган). Фаҗиганең сәбәбе –  мичнең төзек булмавы. Каза күрүчеләр юк.

– Алда салкын көннәр көтелә. Янгынга бәйле фаҗигаләр булмасын өчен төзек булмаган мичләрдән файдаланмаска, электр челтәренең көчергәнешенә юл куймаска, юк икән, мотлак рәвештә янгын белдергече куярга чакырам, – дип искә төшерде  Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  идарәлеге Бәләбәй районара бүлеге өлкән тикшерүчесе эчке хезмәт каптаны Дмитрий Ананьев.

Регина Фәизова.

Фото БР буенча Русия Гадәттән тыш министрлыгы.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: