Барлык яңалыклар
Новости
11 гыйнвар 2024, 15:05

Якты эзләр Җирдә шулай кала...

Мәтәүбаш авыл мәктәбендә  тууына 90 ел тулу уңае белән укытучы, директор, колхоз рәисе  Фазлутдинов Айрат Кашафетдин улына багышланган Хәтер кичәсе узды

Якты эзләр Җирдә шулай кала...
Якты эзләр Җирдә шулай кала...

Адәм баласына гомер бер тапкыр бирелә. Кызганычка каршы, шул иң кыйммәтле кыйммәтнең һәм үзенең кадерен белмәгән, гомерен күз көеге генә булып заяга үткәргәннәр юк түгел. Ә бар шундый кешеләр, алар замананың авырлыгын үз иңнәренә алалар да, иле өчен, халкы өчен җан атып яшиләр, олы данга ирешеп тә кече булып калалар. Андыйларны халык онытмый, исемен йөрәгенә язып куя, юксынып, сагынып яши. Бәләбәй районының Мәтәүбаш авыл мәктәбендә тууына 90 ел тулу уңае белән укытучы, директор Фазлутдинов Айрат Кашафетдин улына багышлап узган Хәтер кичәсе моның шулай икәнен ачык дәлилләде.

Рәхмәт сиңа, Хәтер!

Һәр чара, әлбәттә, очрашу- күрешүләрдән башлана. Килгән-кайткан һәркемне мәктәп директоры Игорь Борисов үз ачык йөз белән каршы алды. Соңгы көннәрдә кинәт җылытып, карлар эреп, аяк асты тайгакка әйләнсә дә, чарага авылдан, Бәләбәйдән килүчеләр дә булды, Айрат Кашафетдин улының якыннары Уфадан ук кайтып җиттеләр.

Мәктәптәге ямь һәм чисталык, тамаша залы бизәлеше, юбилей датасына багышлап чыгарылган “Переменка” мәктәп газетасы, стендлары яңартылган музей барсын да җылы, матур чарага көйләде. Һәм күңел алданмады, юбилярның үзе шикелле ихлас, онытылмаслык булып үтте ул.

Укучылар хоры җыр белән башлап җибәргән кичәне алып баручылар  – мәктәп укытучылары Лариса Батыргәрәева, Надежда Борисова дәвам иттеләр. Әйе, Башкортстан картасында Мәтәүбаш бер нокта гына булып билгеләнгән, Русия картасында аны табып та булмый, әмма безне яхшы кешеләребез аркасында беләләр. Фазлутдинов Айрат Кашафетдин улы әнә шундыйларның берсе булды.

Бөтен яклап уйланып әзерләнгән чара (сценарийның авторы Раушания Гайсина) ,затлы шәхеснең тормыш юлы битләрен ачып, аның һәм бөтен Фазлутдиновлар династиясенең тарихта якты эз калдырган һәм бүген балалары, оныклары, туруннары лаеклы дәвам иткән яшәү рәвешләрен, олы хезмәтләрен-казанышларын барлап, хәтердә яңартып,  соклану тудырып кына калмады, ә авылдашыбыз, гомумән олы кешеләргә, туган җиргә  карата горурлык тойгысын бермә-бер көчәйтте. Рәхмәт сиңа, Хәтер!

Беренче йолдыз – беренче укытучы хөрмәтенә

Бу чарада бер-бер артлы күңел күген яктыртып торачак дүрт йолдыз  кабынды. Мәктәп директоры Игорь Владимирович кабызган беренче йолдыз хаклы рәвештә мәктәпнең үзе һәм Фазлутдинов Кашафетдин Фазлетдин улы хөрмәтенә булды. Кашафетдин Фазлетдин улы, Айрат Фазлутдиновның әтисе, мулла улы булган, үз заманының укымышлы кешесе – Уфада “Хакимия” дини мәктәбендә укыган.  Ул 1919 елда Мәтәүбаш авылында беренче совет мәктәбенә нигез сала, беренче укытучы була. 1954 елга кадәр эшли, Ленин ордены белән бүләкләнә. Гомере буе халык укытучысы булып калган, авыл хуҗалыгын коллективлаштыруда актив катнашкан. Тормыш иптәше Шәмсиямал Басыйр кызы да 1937 елга кадәр укытучы булып эшли. Әйтергә кирәк, Кашафетдин Фазлетдин улының бертуганнары Ризаитдин, Сахибетдин, Гасим да мулалар һәм мөдәрисләр  булганнар.

Ә икенче йолдыз...

 

 Фазлутдиновларның гаять зур педагогик династиясе хөрмәтенә  икенче йолдызны  Айрат Кашафетдин улының туганнары исеменнән апасының кызы Суфия Рөстәм кызы кабызды. Әйе, сокланмый һәм горурланмый мөмкин түгел, Кашафетдин Фазлетдин улы – беренче укытучы булу белән бергә  сигез (!) бала әтисе  була, һәм нинди әти әле!  Ул җиде кызы белән бердәнбер улы Айратка искиткеч матур тәрбия белән бергә  изге укытучы һөнәренә олы сөюен тапшыра алган. Педагогик белемгә ия кызлары Әдибә (Мәтәүбаш мәктәбе), Гамилә (Бүздәк районы Тукай авылы), Галибә (Мәтәүбаш мәктәбе), Зәйтүнә (Уртакүл балалар йорты) укытучы булып эшләгәннәр. Сәлимә кызының исә кызлары шулай ук укытучылар. Кашафетдинның  һөнәрләренә тугры булып, укучыларының хөрмәтенә ирешкән кызлары шикелле үк, кияүләре дә күбесе укытучылар; аларның балаларының күбесе, шулай ук киленнәре, кияүләре әлеге һөнәрне дәвам итүчеләр. Әйтик, Галибә Кашафетдин кызы белән Мәтәүбаш мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Рөстәм Хәйдәр улының кызлары Суфия Рөстәм кызы югары уку йорты тәмамлаганнан соң  башлангыч сыйныфлар укытучысы булып педагогик хезмәт юлын башлап, Уфа районының Зубово мәктәбендә озак еллар директор булып эшләде, Башкортстанның мәгариф отличнигы, Русия Федерациясенең хезмәт ветераны. Аның иптәше Әсгать Гомәров, шулай ук Мәтәүбаш егете, Уфа урман техникумында, сәүдә-икътисад техникумында директор урынбасары булып эшләде. Әсгать Сирай улы –  почетлы урта һөнәри белем бирү хезмәткәре.

Фазлутдиновлар династиясенең  мәртәбәсенә кая ул тап төшерү, киресенчә,  тагын да күтәрүче һәр вәкиле, аларның мәгариф өлкәсенә керткән өлешләре, казанышлары турында озаклап тәфсилләп сөйләп була.

Бу династиядә тугызынчы, унынчы һәм унберенче буыннарда мәгарифнең төрле баскычларында укытылучы 17 уку фәне буенча 29 педагог исәпләнә, педагогик эшчәнлегенең гомуми стажы – 757 ел!

Өченчесе – юбиляр хөрмәтенә

 Аны чараның төп герое (исән булса, 30 декабрьдә 90 яшен тутырган булыр иде) Фазлутдинов Айрат Кашафетдин улы хөрмәтенә Уфадан кайткан кызы Галиянең кабызуы аеруча дулкынландыргыч булды.

Исемен кабер ташыннан бигрәк авылдашлары, туган мәктәбе коллективы –элекке һәм бүгенге укытучылар йөрәгенә язып киткән аның бөтен тормышы авылдашлары күз алдында үтте.

Айрат Кашафетдин улы  укытучы Фазлутдиновлар династиясенең тугызынчы буын укытучысы. Төпчек һәм җиде апа арасында  бердәнбер малай булып үскән Айрат Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаганга гына түгел, ә тумыштан  укытучы, җитәкче  була. 1956 елдан Мәтәүбаш сигезьеллык мәктәбендә тарих укыта, ә аннары ун ел (1962-1972 еллар) “Аванград” колхозына җитәкчелек итә. Ул елларны әле булса авыл халкы сагынып сөйли.  Айрат Кашафетдин улы туган авылны яхшырту, колхозны күтәрү өчен бик күп көч сала. Авыллар күзгә күренеп ямьләнә, колхозчыларның көнкүреше әйбәтләнә. Салам түбәле өйләр калай түбәлегә әйләнә, керосин лампалары урынына  электр лампочкалар кабына. Юллар, колхоз объектлары төзелү, урамнарга суүткәргечләр килүе... Оста җитәкченең тырышлык нәтиҗәсе булган эшләрнең  бер өлеше генә әле болар. Юлларның берсен әле булса “Айрат юлы” дип йөртәләр. Ул җитәкчелек иткән хуҗалык елдан-ел үсә, икътисади яктан ныгый. Энергияле, принципиаль, башкаларга һәм үзенә карата да таләпчән җитәкче була ул.

1972 елдан Айрат Кашафетдин улы янә мәктәпкә әйләнеп кайта, башта укытучы, ә аннары директор булып эшли. Аның тырышлыгы белән 6 гектар мәйданлы мәктәп бакчасы булдырыла. Мондый мәктәп яны участогы районда бер мәктәптә дә булмый.

Яңа мәктәп бинасында директор булып эшләп, ул иҗади көч-куәтен 1 нче катта балалар бакчасы оештыруга юнәлтә. Чувашиядән рәссамнар бригадасы чакырта, аның  җитәкчелегендә сәхнәле, гримеркалы тамаша залы җиһазлана, уку кабинетлары,  мәктәп ашханәсе һ.б. заманча итеп үзгртелә.

Айрат Кашафетдин улы –  күпьяклы талант иясе. Оста пропагандист, киң эрудицияле, алдан күрә белүче, тормышны үлеп яратучы кеше була ул.  Ораторлык сәләте белән күпләрне районда хәйран калдыра. Яшь чагында тальянда сыздырып уйнавын, спектакльләрдә төп рольләрне шулкадәр килештереп уйнавын телдән-телгә сөйлиләр.

Ул  – яхшы гаилә башлыгы, тормыш иптәше белән өч бала үстереп, аларга югары белем алырга, тормышта лаеклы урын табарга зур тырышлык куючылар. Кызлары Галия –  авиация институтын, уллары Иршат аграр университетны тәмамлаганнар.

Иршат Айрат улы төрле өлкәләрдә тырыш хезмәт куеп, үзен районда хөрмәтле кеше итеп танытты. Бүгенге көндә ул Башкортстан нәшрият йорты филиалы – Бәләбәй мәгълүмат үзәген җитәкли.Төпчекләре Эльдар исә әти-әнисе юлыннан киткән. БДУны тәмамлаганнан соң мәктәпләрдә укытучы, Бәләбәй, Ярмәкәй районнары мәгариф идарәләрендә методист булып хезмәт куйды, тормыш иптәше Ләлә ханым белән бергә Эфиопия, Һиндстан, Вьетнам илчелекләре мәктәпләрендә француз һәм инглиз телләре укыттылар. Бүгенге көндә тормыш иптәше белән Кытайда эшлиләр. Ләлә Рәйхан кызы да югары белемле чит телләр укытучысы, Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф отличнигы.

Айрат Кашафетдин улының казанышларында хәләл җефетенең өлеше әйтеп бетергесез зур. Искиткеч  чибәр, мода белән киенеп, матур прическалар ясап йөргән укытучы апага мәктәптә гашыйк булмаган беркем калмый. Ул балаларны рус теле серләренә төшендерсә, укучылар аны татарча сөйләшергә өйрәтәләр. Уфа кызы авыл егетенә кияүгә чыгып, сыер савудан алып  бөтен авыл эшенә  өйрәнә, бергә яшәгән биатасы һәм бианасына ихтирамлы килен була. Ә укытучылыгы!.. Юкка гына Римма Хәлил кызы Мәтәүбаш мәктәбенең беренче “БАССРның атказанган укытучысы” исеменә лаек булмый.

Айрат Кашафетдин улының күкрәген Хезмәт Кызыл Байрак ордены, күп медальләр бизи. Ә мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, Почет грамоталары бихисап.

Өмет йолдызы

 Өмет йолдызын кабызу хокукы юбилярның оныгы Артем Эльдар улына бирелүе  гадел һәм куанычлы. Әйе, тормыш дәвам итә, ун ел элек арадан киткән Айрат  картәти бүген төрле өлкәләрдә лаеклы эшләүче дүрт оныгы уңышларына сөенер-шатланыр иде. Артем Эльдар улы – полиция майоры, Уфа шәһәре буенча Росгвардия идарәлегендә бүлек начальнигы, Уфада МВД мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаган, “кайнар” нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы; Рөстәм Эльдар улы – полиция майоры, Башкортстан Республикасы буенча Росгвардия идарәлегендә баш белгеч; Ирина Иршат кызы – Уфа шәһәре Совет районы торак-коммуналь хуҗалыгында юридик бүлек начальнигы; Светлана Иршат кызы –  Бәләбәй шәһәре хакимиятенең юл бүлеге белгече.

Вафатына ике көн кала Айрат  абый беренче туруны тууын белде. Бу аның 80 яшенә иң шәп бүләк булды. Хәзер инде туруннар алтыга җиткән! Әйткәндәй, олы картәтисе хөрмәтенә иң кече турунына Айрат исеме кушканнар.

Айрат Кашафетдин улының балалары, аларның гаилә әгъзалары, инде оныклар да Фазлутдиновлар династиясе тарихын, авыл халкы өчен әти-картәтиләренең нинди эшләр башкарганын яхшы беләләр, горурланалар. Алма агачыннан ерак төшми – мондый оныкларның  якты өметләрне аклаячагына шик юк.

Айрат Кашафетдин улының күпсанлы туганнары һәр ел авылга бергә кайтып, аның турында кадерле хатирәләрне барлап, туганлык җепләрен ныгытып китәләр. Ул туганнары-якыннары гына түгел, авылдашлары, тирә-як авыллар халкы хәтерендә дә кеше-легенда булып яшәвен дәвам итә.

Онытылмас кичә

 Инде янә башлаган сүземә –  кичәнең үзенә әйләнеп кайтыйм әле. Айрат абый хөрмәтенә оештырылган Хәтер кичәсе бер тында үтте. Алып баручыларның бөтен Фазлутдиновлар династиясен тирән эчтәлекле итеп барлаулары мәктәп укучыларының җыр-биюләре, укытучылар коллективының җыр башкаруы белән бергә үрелеп барды. Чыгыш ясаучы Игорь Владимирович, ветеран укытучы Найлә Магаллим кызы Галимуллина  юбилярның матур кешелек сыйфатларын искә алдылар, хатирәләрен уртаклаштылар. Апаларының кызлары Суфия, Фәйрүзә ханымнар, кызы Галия ханым чыгыш ясап, директордан башлап оештыручыларның һәммәсенә дә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Экраннан Эльдар Айрат улы белән Ләлә ханымның  Кытай кадәр Кытайдан видеомөрәҗәгатен тыңлау, үзләрен күрү ямь өстенә ямь өстәде. Берничә телне камил белүенә карамастан, Эльдар Айрат улының үз туган телебездә рәхмәтләрен җиткерүе, икесенең дә туып килгән яңа ел бәйрәме белән дә котлавы, ак теләкләре күңелләрне нечкәртте. Тема буенча презентация кичә эчтәлеген тагын да баетты. Кичә ахырында барысы бергә төшкән фото еллар узу белән кадерле истәлеккә әйләнер әле.

***

Ветеран укытучылар Габидә Еркеева, Фәймә Зәйруллина, Әсима Төхвәтшиналарның, Әсгать Гомәровның, авылдашларының, кунакларның  Айрат Кашафетдин улына бәйле кадерле һәм кызыклы истәлекләрен яңартулары, авылның үткәне һәм бүгенгесе турында фикер алышу сыйлы табын артында озак дәвам итте. Мәртәбәле кунаклар: “Безнең мәктәп һәрвакыт укытучылары, уку-тәрбия эшенең  сыйфатлы булуы белән районда иң көчлеләрдән булды, бүген дә ул шулай. Мәктәп яшәсен, ул яшәсә, авыл да яшәр”, – дип теләкләрен җиткерделәр, оештыручыларның һәммәсенә дә тагын һәм тагын рәхмәтләрен белдерделәр. Мәтәүбашның бүгенге таянычларының берсе  – Урал Рәвил улы Нәбиуллин белдерүенчә, “авылның белем үзәге –  мәктәбе бар, иманга чакырып торган мәчете бар, Айрат абый кебек олы шәхесләре язган бай тарихы бар, иң зур байлыгы – заман йөген иңли ала торган яхшы күңелле, эшчән кешеләре бар, димәк,  авыл яши һәм яшәячәк”.

Зәйфә Салихова.

Фотолар мәктәп музееннан.

Якты эзләр Җирдә шулай кала...
Якты эзләр Җирдә шулай кала...
Якты эзләр Җирдә шулай кала...
Якты эзләр Җирдә шулай кала...
Якты эзләр Җирдә шулай кала...
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: