2023 ел белән аны яманлап хушлашмадык без, ул һәр өлкәдә (сәнәгать булсынмы ул, сәламәтлек сагы, фән, мәдәният, әдәбиятмы) казанышлары, уңышлары белән сөендерде, тырыш хезмәтчәннәрнең, лаеклы замандашларыбызның исемнәрен тарих битләренә язды, күңелне рухи баеткан, яшәүне матурлаган бихисап вакыйгалары белән истә калды. Әлбәттә, табышлар гына түгел, югалтулар да булды. Аеруча махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезнең гомерләре өзелү – бөтен халыкның йөрәк ярасы. Әмма Ватаныбыз, аналарыбыз, балаларыбыз сагында торучы яугирләребезнең батырлыгы буыннардан-буыннарга күчеп, үлемсезгә әйләнер, җыр булып яшәр. Сугыштагы яугирләргә кулдан килгәнчә матди һәм рухи ярдәм күрсәтү, исәнлекләрен теләп, таңнарда изге догалар уку, миңа калса, һәркемнең йөрәк эше.
Ничек кенә, ни генә булмасын, илдә, республикада, туган җиребездә тулы канлы тормыш дәвам итте һәм дәвам итә. Сабыйлар туа, һәр иртә саен эшләүче халык дәртләнеп эшкә ашыга, яшәү сыйфатын яхшырткан бихисап проектлар тормышка аша һ.б. Һәр төбәктә, шул исәптән безнең Бәләбәй шәһәре һәм районында да, матур, күңелле итеп Яңа ел, Чыршы бәйрәмнәре узды. Күпме балалар һәм өлкәннәр дә Кыш бабайдан бүләкләр алып куанды. Уйлап карасаң, сау-сәламәт булып, һәр яңа таңны каршылавыбыз, якыннарыбыз белән бергә чәй өстәле артында утыруыбыз гына да бәхетнең бәхете.
2023 ел Педагог һәм остаз елы булса, 2024 ел Русиядә – Гаилә елы, ә республикада Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек күрү елы дип игълан ителде. Димәк, ата-бабаларыбыз үрнәгендә без гаилә кыйммәтләрен саклауга тагын да ныграк игътибар бирергә, иң якын кешеләребезнең – әти һәм әни, бала, әби һәм бабай – кадерен белергә өйрәнергә; һәм матди, һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында даими кайгыртуны көчәйтергә тиешбез. Һәркем бу дөньяга бәхетле булыр өчен килә, бер-беребезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булсак, кулдан килгәнчә ярдәм итсәк, урынлы җылы сүз әйтә белсәк иде.
Әле әйтер җылы сүзем – “Бәләбәй хәбәрләре”н укучыларыма, аны алдыручыларга. Туган татар телендә уку, гомумән уку, кими барган заманда, район-шәһәр халкы өчен татар телендә чыгып килгән гәзитебезнең чыгып килүе, саклануы, аның озак еллар алдырып килгән тугры укучылары булуы – күңелле хәл. Күмәк тырышлык белән 2024 елда газетабызның тиражын узган елдагыдан беркадәр арттыруга ирештек. Туган телебезне, миллилегебезне яшәтүгә битараф була алмаганнар бу җәһәттән үз өлешләрен кертергә тырыштылар. Алар: Бәләбәй татар гимназиясе коллективы, И. Горбачевская (бер елга 10 гәзиткә яздырды), Ш. Шәмсетдинов, Р. Гәрәев, З. Салихова, Г. Әхмәтшина, Г. Зиннәтуллина, Р. Ильина, Мәрьям белән Нурмөхәммәт Хөсәеновлар, Флүр Яһудин, Р. Игебаева. Аларга ихлас күңелдән рәхмәт! Редакциянең подписка һәм реклама бүлекләре кызлары Наталья Знаменщикова белән Эльмира Егорованың тырышлыгын, шулай ук шәһәрнең Үзәк почтасы (җитәкчесе Е. Гайнуллина ) хезмәткәрләрен дә билгеләми булмый. Әлбәттә, район-шәһәрдә татарларның 20 меңнән артык булуын исәпкә алсак, тиражның меңгә дә тулмавы күңелне кыра. Әмма күл дә тамчылап җыела, яхшыга өмет итик, иртәгәнең күптиражлы булуына ышаныйк. Газетага язылыйк һәм языйк, оныкларыбызны кызыксындырыйк.
Хөрмәтле укучыларым, һәммәгезне дә яңа аяк баскан Яңа ел белән котлыйм! Җир шарының һәр төбәгендә ТЫНЫЧЛЫК урнашуын, күгебезнең аяз, җиребезнең гөлчәчкәле булуын; иминлек, бәрәкәт, бәхет телим. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!
Зәйфә Салихова.