Ермолкино авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр шат. Узып киткән елда Байморза авылында озак көтелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды, ә Ермолкинода капиталь ремонтны тәмамладылар. Ул – Ленин урамында 400 метр озынлыктагы юлга асфальт түшәү.
Янгын депосын төзү аркасында янгын машинасы җылы бинага күчерелде, ә бу аны тиз генә кабызып вакыйга урынына барып җитәргә мөмкинлек бирә. Шунда ук быел авыл советы тарафыннан алынган МТЗ-82 М тракторына да урын табылды. Ул авыл биләмәсе авыллары арасында юлларны кардан тазарта да инде.
Урта мәктәп укучыларын укырга яңа автобус йөртә. Авылларда урам яктылыгы белән дә проблемалар юк. Авыллар зиратларының коймалары даими яңартылып тора. Бу саваплы һәм кирәкле эштә яшәүчеләр үзләре актив катнашалар.
Күптән түгел Ермолкинода Стивензя елгасы буенда, күпер янында, авылның иң үзәгендә нык үсеп киткән куаклар һәм агачларны кисү өмәсе оештырдык.
23 кеше, аларның яртысы — пенсионерлар, авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Н.П. Миронов белән эшкә актив тотындылар. 75 яшьлек Анатолий Евстафьевич Семенов, бертуган Яковлевлар – Геннадий Николаевич һәм Виктор Николаевич, Анатолий Семенович Тихонов тырышып эшләделәр. Хатын-кызлар – Надежда Витальевна, Валентина Ивановна, Лидия Ивановна Ивановалар, Людмила Васильевна Акимова һәм башкалар да алардан калышмадылар. Кар ява башлауга карамастан, өмәдә катнашучылар башланган эшне уңышлы төгәлләделәр.
Күптән түгел Ермолкино авыл клубында биләмәдә яшәүчеләрнең җыелышы булып узды. Хакимият башлыгы Н.Л.Миронов җыелучыларны Урындагы башлангычларга ярдәм программасының 2024 елгы тәгълимәте белән таныштырды. Байморза, Аделькино, Кече Александровка һәм Ермолкино авылларында яшәүчеләр тутырган сорау-җавап битләрен карап чыкканнан соң, күпчелек тавыш белән җыелыш яңа МТЗ-82 тракторына тагылма инвентардь- арба,чапкыч сатып алуга өстенлек бирергә карар итте.
Михаил Сидоров, җәмәгать хәбәрчесе.