0 °С
Ачык
Катнашучылар татар милли декоратив сәнгать серләре белән таныштылар, татар баш киемнәре мисалында милли бизәкләр эшләү эшенең үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен белделәр.
– Татар мәдәнияте уникаль милли орнамент бизәкләренә гаять бай, ул халкыбызның матди булмаган мәдәни тормышының мөһим өлеше булып тора. Моны белү генә аз, аны төрле өлкәләрдә кулланырга да кирәк – тукучылыктан, чигүдән башлап архитектура элементларына кадәр, – дип саный Гөлсинә ханым.
Милли орнаментлар һәм бизәкләр – һәр халыкның тарихи хәтере ул.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото “Урал-Батыр” үзәгеннән