Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2024, 13:00

Соңгы юлга озаттылар

14 гыйнварда Бәләбәйдә, “Ватанны саклаучыларга” мемориалында, хәрби бурычын үтәгәндә яу кырында башын салган ефрейтор Сулимов Евгений Иванович белән хушлаштылар.

Соңгы юлга озаттылар
Соңгы юлга озаттылар

Матәм митингында БР Башлыгы вәкиле, БР ДәүләтҖыелышы-Корылтай депутаты, полковник Сергей Мережко, МР Советы рәисе Сергей Лущиц, Бәләбәй районы хакимияте башлыгының берене урынбасары Ихсан Бәдретдинов, хәрби комис ар ваыйфасын вакытлыча башкаручы, запастагы полковник Евгений Ильясов катнаштылар.

РФ һәм Башкортстан гимннары яңгыраганнан соң митингны район ветераннар советы рәисе Александр Буйлов ачты.

Евгений Иванович 1986 елның 4 апрелендә Бәләбәйдә туган. 2001 елда 17 нче санлы мәктәпне тәмамлагач, 46 нчы һөнәрчелек  лицеенда укый, киң профильле станокчы һөнәрен ала.

2005 елның июнендә армиягә чакырыла. Запаска чыкканнан соң “Автонормаль” заводында һәм индивидуаль эшкуарда эшли. 2023 елның көзендә хезмәтен дәвам  итәргә була, РФ Оборона министрлыгы белән килешү төзи.

2024 елның 1 гыйнварында мотоукчылар отделениесе гранатометчигы, ефрейтор Сулимов Евгений Иванович, батырлык күрсәтеп, хәрби антына тугры калып,  Донецк Халык Республикасы территориясендә хәрби операция барышында бурычларын үтәгәндә һәлак була. Батырлык орденына тәкъдим ителгән.

Светлана Шириня.

Соңгы юлга озаттылар
Соңгы юлга озаттылар
Соңгы юлга озаттылар
Соңгы юлга озаттылар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: