Спикер сүзләренчә, республикабызның өлеше – 10,5 %, Волга буе федераль округында исә 30,7 % тәшкил итә.
“Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып 5 елда товар балының күләме 10 процентка арткан. 2023 елда республика умартачылары 6 мең тонна товар балы җитештергән. Бал җитештерү күләменең кимүе кырыс табигать шартлары белән бәйле”, – дип билгеләде Фәзрахманов.
Республикадан дөньяның җиде иленә 111 тоннадан артык бал озатылган, дип өстәде Башкортстан вице-премьеры. Казахстан, Сербия, Үзбәкстан һәм башкалар хакында бара сүз.
Моннан алдарак Башкортстанның ике умартачысы “Русиянең иң яхшы балы-2023” конкурсында җиңү яулаган иде.
Фото: Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның бизнес белән аралашу төркеме