Новости
18 Января 2024, 06:00

Бәләбәйдә яшәүче мутлашучыларга миллион сум диярлек акча күчергән

Республикада яшәүчеләр мутлашучылар ятьмәсенә кабып, 2 миллион сумнан  артык акчаларын биргәннәр, шул исәптән – Бәләбәйдә яшәүче дә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәләбәйдә яшәүче мутлашучыларга миллион сум диярлек акча күчергәнБәләбәйдә яшәүче мутлашучыларга миллион сум диярлек акча күчергән
Бәләбәйдә яшәүче мутлашучыларга миллион сум диярлек акча күчергән

Полиция бүлегенә мошенниклык турында гариза белән шәһәр предприятиеләренең берсендә эшләүче 48 яшьлек хезмәткәр мөрәҗәгать итә. Ир кеше билгесезләрдән акча саклаганда аферистлар ятьмәсенә эләгүен сөйли.

Мессенджерларның берсеннән таныш булмаган номердан шалтыраталар. Мутлашучылар үзләрен банк хезмәткәрләре, диләр, һәм иргә кредит орфрмить итәргә телиләр дип хәбәр итәләр. Операциягә юл куймас өчен шалтыратучылар  махсус саклык счетына юнәлтеп, акчаны сакларга тәкъдим итәләр. Аферистлар аларга 900 мең сум күчерергә кирәклегенә ышандыралар.

– Әгәр сезгә акчагызга куркыныч яный - шикле звонок килсә – сөйләшүне өзегез. Билгесез кешеләргә банк карталары, шәхси аккаунтлар мәгълүматларын, шулай ук акча операцияләрен үтәүне раслаучы смс-кодларны хәбәр итмәгез, дип искә төшерделәр  республика Эчке эшләр министрлыгында.

Регина Фәизова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас