Татар әдәбияты француз теленә 2021 елдан 2023 елга кадәр тәрҗемә ителеп нәшер ителгән. Антологиядә хәзерге прозаиклардан Ркаил Зәйдулла, Айсылу Имамиева, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Фирүзә Җамалетдинова хикәяләре урын алган.
Җыентык авторы Ленар Шәех бу юнәлештә киләчәктә дә эшләргә җыенуларын әйтте.
«Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, Ландыш Әбударова-Фәезова сүзләренчә, французлар татар әдәбияты белән кызыксына.
«Роза Туфитуллованың романы дүрт телдә басылгач, «L”Harmattian» нәшриятында 1000 данә тираж белән чыккан, әйтүләренә караганда, ул инде сатылып та беткән. Димәк, татар әдәбияты французларга кызык. ХХ йөзнең беренче яртысында иҗат иткән язучылар Гаяз Исхакый, Кәрим Тинчуриннарны укыганда француз әдәбиятының көчле йогынтысын сизәбез», – дип, фикерләре белән уртаклашты ул.
Татар-информ.