Новости
19 Января 2024, 07:05

“Бәрәкәтле җир тарихы һәм хәзергесе”

Хөрмәтле укучы! “БИ” – “БХ” редакциясе яңа мәгълүмати проект тәкъдим итә, монда ел буе Бәләбәй районы биләмәләренең барлыкка килү тарихы, тарихи шәхесләрнең һәм күренекле якташларның зур хезмәтләре, авылларыбыз, шәһәр биләмәләренең бүгенге тормышы турында бәян ителәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Бәрәкәтле җир тарихы һәм хәзергесе”“Бәрәкәтле җир тарихы һәм хәзергесе”
“Бәрәкәтле җир тарихы һәм хәзергесе”

Без ата-бабаларыбызның тарихи мирасына яңача карарга, катламы һәм мөлкәте төрле булган  кешеләрнең язмышын күзалларга тырышачакбыз, аларның бит һәрберсе үз миссиясен үтәгән. Шулай килеп чыккан – безнең җирләрне  XVIII гасыр башында элекке Русия империясенең төрле губерналарыннан күчеп килүчеләр үзләштергәннәр.

Күчеп килгән крестьяннарның язмышы катлаулы булган. Нәкъ алар беренче җир сөрүчеләр һәм заводлар эшчеләре, һөнәрчеләр һәм төзүчеләр, терлекчеләр һәм умартачылар, йөк ташучылар һәм солдатлар... Дүрт гасыр аша үтеп, алар һәм аларның  буыннары Бәләбәй райоынын хуҗалык алып барыр һәм яшәр өчен бәрәкәтле җиргә әйләндерә алганнар. Совет чорында күпләре табиблар һәм укытучылар, галимнәр һәм хәрби начальниклар, язучылар һәм шагыйрьләр була алганнар... Күп бәләбәйлеләр производство коллективларын, колхозлар һәм совхозларны җитәкләгәннәр, квалификацияле эшчеләр, нефтьчеләр булганнар, үзләрен халык хуҗалыгының төрле тармакларында тапканнар.

Бәләбәй районының дан галереясы –  үз сыеныр җирен һәм булмышын башкорт җирендә тапкан һәм аны Русия империясендә, СССРда һәм бүгенге Русиядә данлаган  меңнәрчә халыкларның  йөзләрчә  лаеклы уллары һәм кызлары ул.

Без район тарихын биләмәләр турында сөйләү аша яктыртачакбыз, территориянең бүгенге социаль икътисади үсешен күрсәтәчәкбез.

Туган төбәк тарихында эз калдырган күренекле якташларыбыз үрнәгендә Ватанга сөю һәм җәмгыять  иминлегенә намуслы хезмәт – кешенең төп вөҗдан үлчәме, гражданлык өлгергәнлеге икәнен җиткерергә омтылачакбыз. Бары тик хезмәт һәм иҗади эшчәнлек кенә аны теләсә нинди биеклеккә күтәрә.

Зирәк укучы үз авылы, шәһәре, поселогы тарихын турында яңача фикерли ала.

“Заманны  сайламыйлар, анда яшиләр һәм үләләр...” дип язган шагыйрь Александр Кушнер.

Үткәндәгене үзгәртеп булмый, ә бүгенге һәм киләчәк һәр кешенең позициясеннән тора...

Бәләбәй районының бүгенгесе – алга хәрәкәт итү ул!

Артка карап, иң яхшысын алырга, бозуларга һәм хаталарны кабатлауга юл куймаска кирәк!

Безнең төбәк аның турында әдәбиятта, фәнни хезмәтләрдә хатирәләр калдырган күренекле кешеләрне һәрчак җәлеп итте.

Бәләбәй җиренең заман елъязмачылары якташларның исемнәрен, Бәләбәй шәһәрен, Приют поселогын, авыллар һәм салаларны, безнең гаять бай табигатебезне данлыйлар.

“Үткәннәрне белмичә, хәзергенең чын асылын һәм киләчәкнең максатын аңлау мөмкин түгел” (Максим Горький).

Проектыбызны Максим-Горький авыл советы авыл биләмәсеннән башлыйбыз.

Бу биләмә Глуховская шифаханәсе авылында яшәүчеләр белән бергә өченче ел “Аек авыл” республика конкурсында катнаша. Авыл биләмәсе хакимиятенең, хезмәт коллективлары һәм яшәүчеләрнең барлык хезмәт юнәлеше – үсеп килүче буында илсөярлек тойгысы тәрбияләү.  “Аек авыл-2022” конкурсы йомгаклары буенча Башкортстан Мәдәният министрлыгы авыл кешеләренә күчмә концерт бүләк итте.Быел Глуховская шаифаханәсе авылы муниципаль дәрәҗәдә янә җиңде һәм республика этабына чыкты.

Биредә яшәү пунктлары, предприятиеләр тарихы, Бөек Ватан сугышында, локаль хәрби низагларда катнашучылар, данлы эшчәннәр һәм яхшы кешеләр турында мәгълүматлар тупланган һәм кадерләп сакланган. Мәгариф, мәдәният  һәм спорт юнәлешендә күп төрле эш алып барыла. Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашу нәтиҗәсенндә авылларда заманча спорт мәйданчыклары һәм ял зоналары барлыкка килә.

Максим-Горький авыл советы авыл биләмәсенә рәхим итегез!

Дәвамы бар...

Әлеге проект Русия Федерациясе Элемтә һәм киң коммуникацияләр министрлыгының федераль гранты исәбенә гамәлгә  ашырыла .

Елена Петрова фотолары.

“Бәрәкәтле җир тарихы һәм хәзергесе”
“Бәрәкәтле җир тарихы һәм хәзергесе”
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас