Новости
24 Января 2024, 08:00

Приютта янә киез итекне данладылар

Пима, киез итек, унты, кыска кунычлы итек, чүчинкә... төрле халыкларда аны ничек кенә атап йөртмиләр. Тик бер нәрсә үзгәрешсез – ике гасырга якын киез итек русиялеләрнең яраткан аяк киеме булып кала.  

Добавить в предпочтительные источники Google
Приютта  янә киез итекне данладыларПриютта  янә киез итекне данладылар
Приютта янә киез итекне данладылар

Приют поселогында “Киез итек көнен” бәйрәм  итү күркәм йолага әйләнде. Элек пима иң яхшы бүләк саналган, ә үз киез итегең булу абруй, җитеш яшәү билгесе булган. Күп приютлылар әле дә пима кияләр!

Шимбә көнне  җил булуга карамастан, Мәдәният йорты алдындагы мәйданга бихисап яшәүчеләр һәм кунаклар җыелды.

Борынгы кышкы аяк киеменә багышланган бәйрәм инде җиденче тапкыр үткәрелә, аны өлкәннәр дә, балалар да ярата.

Мәдәният  һәм уку-тәрбия учреждениеләре аңа ныклап әзерләнгәннәр. 2 нче Балалар сәнгать мәктәбенең художество бүлеге укытучылары “Бизәкле пималар” фотозонасын оештырдылар, өстәлдә – самовар, татлы сыйлар. Кар өстендә бизәкле матур  пима.

Урта мәктәпләр “Бригантина” балалар-үсмерләр клубы белән бергә күңелле спорт уеннары уздырдылар. 35 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре уеннар зонасы булдырдылар. Биредә бөтен уеннар киез итекләр кулланып уйналды.

Мәдәният йорты иҗади коллективлары концерт номерлары әзерләгәннәр.  Чараны алып баручылар – кәмитчеләр, матур яулыкларда “Криница” халык хоры җырчылары, милли киемнәрдә бию коллективлары, балалар сәнгать мәктәбенең “Былинушка” өлгеле фольклор ансамбле (җитәкчесе Светлана Мордвинова) җырлап- биеп күңелле бәйрәм халәте тудырдылар.

Рус стилендә киенгән ветераннар советы әгъзалары яшен-картын дәртләндереп, бию мәйданына чакырдылар. Олы пима тирәли җырлап-биеп әйләнү, уеннар уйнау  барсының да кәефен күтәрде.

Карсылу һәм Карбабайның килүе балаларга шатлык өстенә шатлык өстәде.

Ә бәйрәм символы – зур пима – фотосессияләр өчен шәп урын булды.

Бәйрәм кунаклары сөйли:

 – Шәп бәйрәм, аның йолага әйләнүе шатландыра, – дип исәпли  бәйрәмдә катнашучы Светлана Петрова.

 – Ни генә димәсеннәр, поселокта бәйрәм итә беләләр! “Пима бәйрәмендә” булып, моның шулай икәненә тагын инандык, – диде Валентина Кузнецова.

Рәмзилә Камеристова.

Автор фотолары.

Приютта  янә киез итекне данладылар
Приютта  янә киез итекне данладылар
Приютта  янә киез итекне данладылар
Приютта янә киез итекне данладылар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас