Документка ярашлы, Русиядә рәсми рәвештә күп балалы гаиләләр статусы, аларга төп ярдәм чаралары билгеләнә.
“Дәүләт һәм җәмгыять үсешендә гаиләнең мөһим ролен исәпкә алып, карар чыгарам: Русиядә өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән гаилә күп балалы гаилә булып тора, аның статусы мөддәтсез”, – диелә указ текстында.
Ишле гаиләләргә өлкән бала 18 яки уку йортының көндезге бүлегендә укыган очракта 23 яшен тутырганчы социаль ярдәм күрсәтелә.
Кануният буенча күп балалы гаиләләргә бала тууга һәм аны тәрбияләүгә бәйле дәүләт пособиеләре һәм түләүләр бирү; хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә ярдәм чаралары күрсәтү; хатын-кызларга өч һәм аннан күбрәк бала тууга һәм тәрбияләүгә бәйле карлык буенча страховка пенсиясен вакытыннан алда тәгаенләү; күп балалы аналарга һөнәри белем бирү; музейларга, мәдәният һәм ял паркаларына, күргәзмәләргә бушлай керү хокукы гарантияләнә.
Русия субъектларының вазыйфалы кешеләренә күп балалы гаиләлргә социаль ярдәм чараларын билгеләргә тәкъдим ителде.
Дәүләт башлыгы хөкүмәткә күп балалы гаиләнең статусын раслаган тыныклык өлгесен билгеләргә һәм шундый гаиләләр турында мәгълүматлар банкын булдырырга кушты.
"Башинформ"