Новости
25 Января 2024, 12:00

Көтмәгәндә КЫШЫН күпләп кар яуды...

Кайчак эшкә барыр өчен җәмәгать транспортыннан файдаланырга туры килә. Гадәттә элекке “Яшел базар” янындагы яки Морозов урамындагы тукталышта утырам. Кар яуганнан соң, юлны гына тазарталар, ә тукталышларда кар таулары өелеп кала. Пассажирлар өемнәр аша сикерергә өйрәнеп беткәннәр, әмма егылып имгәнүең бик  ихтимал... Мин дә өемнәр аша сикерү һәм автобуска эләгү техникасын өйрәндем!

Добавить в предпочтительные источники Google
Көтмәгәндә  КЫШЫН күпләп  кар яуды...Көтмәгәндә  КЫШЫН күпләп  кар яуды...
Көтмәгәндә КЫШЫН күпләп кар яуды...

Водительләр йөри торган өлештә туктарга мәҗбүр. Әгәр маршруткадан нигездә хатын-кызлар, студентлар һәм пенсионерлар файдалануын исәпкә алсаң, халыкның иң булышуга мохтаҗ катламы кыенлык кичерә.

Дөрес, Ленин урамында тукталышлар кагыйдә буенча тазартылган, ә менә шәһәрнең иске өлешендә хәтта юлларны да автобуслар йөрүгә әзерләмәгәннәр.

Әйтик, атнаның беренче көнендә эшкә кадәр 5 нче санлы авторбуста баручы “Онид” җәмгыяте хезмәткәрләре Бәләбәй сөт комбинаты янында төшәргә мәҗбүр булалар. Ни өченме? Юл тазартылмаган, һәм водитель аларны “Белсельмаш” тукталышына кадәр алып барудан баш тарткан. Кешеләр юлдан җәяү барырга мәҗбүр булалар. Транспортчылардан да, коммуналчылардан да җавап ала алмагач, “Онид” җәмгыяте җитәкчесе бу хакта редакциягә  хәбәр итте.

Көтмәгәндә кышын күпләп кар яуган икән шул...

Җәяү юл аша  чыгу урыннарында да проблема бар: кар өемнәре шундый биек, аска сикерергә туры килә, ягъни тагын машина астында калу куркынычы  сагалый.

Эшнең тиешенчә оештырылмавыы аркасында шулай килеп чыга дигән уй килә. Буран булачагы хәбәр ителгән икән – юлларны үз вакытында тазартырга әзерлән, бөтен хезмәткәрләрне күтәр!

Язган арада идея туды: коммуналчыларга һәм транспортчыларга кар өемнәре аша сикереп, тизрәк  автобуска утыру ярышлары оештырырга. Барып чыкмый икән, без күнегүләр үткәрә алабыз – тәҗрибә тупладык!

 Кызганычка күрә “Онид” җәмгыяте хезмәткәрләре белән бу күңелсез хәл 23 гыйнварда да кабатланды...

Мила Любченко.

Автор фотолары. “Яшел базар” тукталышы янында.

 

Көтмәгәндә  КЫШЫН күпләп  кар яуды...
Көтмәгәндә КЫШЫН күпләп кар яуды...
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас