. Чын менә, әле күптән түгел кып-кызыл, хуш исләр килеп торган бер зур алма җибәргән иде. Җир шары кадәр үк булмаса, галәмәт зур иде ул, Тимур көчкә ашап бетерде, апасына да бүлеп бирде әле. Инде менә киндер-сюрприз!.. Әй шатланды Тимур, әй сөенде, әтисен кочаклап, битләреннән үпте, нишләргә белмәде, кулларын чәбәкәйләп, биеп тә алды. Аңа биергә генә булсын, музыка ишетелү белән биергә төшә, ә телевизордан биегәннәрен күрсә, дөньясын онытып карый, аларның хәрәкәтләрен кабатларга тырыша.
Апасы белән кыштырдавык кәгазьгә төрелгән киндер-сюрпризның тышын-шоколадын бик тәмләп ашап куйгач, эчендәге кечкенә детальләрне җыярга кереште малай. Әле дүрт кенә яшьтә булса да, уенчыкларны җыярга яисә сүтәргә бик һәвәс ул. Бу юлы сөенечнең дә сөенече булды: бәләкәй бармаклары белән детален детальгә җыйгач, уенчык... нәни генә куян баласы булып чыкмасынмы! Тимурның шатлыгының чиге булмады. Беркадәр уенчык куян баласы белән уйнагач, ул әтисе янына килде.
– Әти, әти, син нигә ул куянны өйгә алып кайтмадың инде? – дип сорады. – Минем аны бик тә күрәсем килә. Ул бик әйбәт куяндыр.
- Әйе, улым, ул бик әйбәт, юмарт куян. Тик ул шундый җитез, җилләрдән дә җитез йөгерә, тоттырмады бит, күчтәнәчен генә алдыма куйды да торып та чапты.
- Әти, син аны иртәгә эштән кайтканда күрерсең микән?
- Белмим инде, улым, бәлки күрермен.
– Ул миңа күчтәнәч җибәргәч, мин дә аңа күчтәнәч җибәрәм, – диде Тимур, олыларча башын кашып. – Тапшырырсың, әти, ярыймы.
Малай әнисеннән бер зур кишер сорап алды да юып, кыштырдавык капчыкка салып, әтисе йоклый торган кроватька куйды.
– Әти, оныта күрмә, иртәгә куянга тапшыр, Тимур җибәрде, диген.
Ә куянның кишер яратканын ул күптәннән белә, җансүрәтләр дә караганы бар, җәнлекләр турында апасы укыган китапта да язылган.
Зәйфә Салихова.