Кыз Бөредә туберкулез диспансерында шәфкать туташы булып эшләүче әнисе һәм нәнәсе белән яшәгән. Алтынчы сыйныф укучысы яхшы укыган, олимпиадаларда җиңү яулаган, сыйныф старостасы булган. 23 гыйнвар иртәсендә ул, гадәттәгечә, мәктәпкә барган һәм 11.00 сәгатьтә өенә кайткан. Бу вакытта өйдә булган нәнәсе әйтүенчә, яшүсмернең кәефе яхшы булган.
16.00 тирәсендә кыз өйдә ялгыз калган. Нәнәсе икенче оныгы белән азык-төлек алырга киткән. Кайтканда алар кызның әнисен эштән каршы алган. Фатирга керүләренә мәктәп укучысы идәндә кан эчендә яткан. Аны ашыгыч рәвештә Бөре районы дәваханәсенә алып киткәннәр, ләкин, кызганычка каршы, реанимациядә кызны коткара алмаганнар.
Полиция хезмәткәрләре мәрхүмәнең өенә беркем дә кермәгәнен ачыклаган. Аның бүлмәсендә үләр алдыннан 10 язу табылган, алар әнисе, нәнәсе һәм берничә сыйныфташы өчен язылган. Кыз һәрберсеннән гафу үтенгән һәм беркемне дә гаепләмәгән.
Әлеге вакытта бу фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Фото: birskpress.ru