Барлык яңалыклар
Новости
29 гыйнвар 2024, 19:00

“Аның бөтен җырларын яратабыз”: республикада җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алалар

26 гыйнварда популяр җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың  арабыздан китүенә сигез ел тулды. Аның вакытсыз үлеме меңнәрчә кешене тетрәндерде. Вәсиләнең тормыш иптәше Илгиз Әбдракипов социаль челтәрдә хатынына арналган язмасы белән уртаклашкан, “Бәхетебез бикле” ятмасын” дигән җырын салган.

“Аның бөтен җырларын яратабыз”: республикада җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алалар
“Аның бөтен җырларын яратабыз”: республикада җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алалар

Вәсилә Фәттахованың иҗатын яратучылар җырчыны онытмаулары турында комментарийлар калдыра.“Вәсиләнең бөтен җырларын яратабыз, бигрәк тә “Туган як” һәм”Ашыгасың”, “Вәсилә Фәттахова мәңге хәтердә” һ.б.

“Башинформ язганча”, җырчы 2016 елның 26 гыйнварында вакытсыз арабыздан китте. Күп кенә хитлар башкаручыга 37 яшь иде. Аның яраткан  ире, улы Кәрим һәм кече кызы Камилә калды.

Фото:социаль челтәрләр

.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: