Барлык яңалыклар
Новости
29 гыйнвар 2024, 15:00

Онытырлык түгел бу көнне

80 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында, герой-шәһәр Ленинград камалышы тулысынча өзелә, ул 872 көн дәвам итә.

Онытырлык түгел бу көнне
Онытырлык түгел бу көнне

Бу тарихи вакыйга алдыннан Бәләбәй районында бердәнбер блокадачы – Екатерина Петровна Гуськовага хөрмәт күрсәттеләр. Узган елның декабрь ахырында Екатерина Петровнага 89 яшь тулды!

Бөек Ватан сугышы ветераны әлеге вакытта урындагы “Бораулаучы” профилакториенда дәвалана. Аны котларга район ветераннар советы вәкилләре Гөлназ Ишниязова, Рим Баһманов бардылар. Бәләбәй районы хакимияте һәм җәмәгать оешмасы исеменнән Екатерина Петровнага бүләкләр тапшырдылар, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

Светлана Шириня

Фото ветераннар советыннан.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: