Барлык яңалыклар
Новости
30 гыйнвар 2024, 10:00

“Батырлык һәм дан шәһәре” батырлык дәресе

Бәләбәй татар гимназиясендә блокада көннәрендә Ленинград шәһәрен саклаучыларның каһарманлыгы, ныклыгы һәм үз-үзләрен аямаулары турында “Батырлык һәм дан шәһәре” батырлык дәресе узды.

“Батырлык һәм дан шәһәре” батырлык дәресе
“Батырлык һәм дан шәһәре” батырлык дәресе

Укучылар кешелек тарихында иң озын һәм коточкыч камалыш турында, чолганышта калган шәһәр кешеләренә нинди сынаулар кичерергә туры килгәнен белделәр. Бомбалар һәм снарядлар шартлавы астында чиратларда икмәккә торган, ачлыктан һәм салкыннан дөнья белән хушлашкан ленинградлыларның тормышы турында...

Хәтта шул авыр вакытта да китапханәләр, музейлар, театрлар, мәктәпләр, хәрби һ.б. предприятиеләр эшләгәннәр.

Сугыш елларында балалар һәм үсмерләр өлешенә нинди афәтләр төшүен искә алдылар. Блокададагы Җеня Савичева тарихын искә төшерделәр, аның көндәлеге белән таныштылар.

Чарага махсус тематик китап күргәзмәсе әзерләнде.

Ленинград камалышын өзүгә 80 ел узды, әмма ленинградлыларның, төньяк башкаланы коткарып калган армия һәм флотның батырлыгы Русиянең хәрби данын гәүдәләндерә. Ул бүгенге буыннарга патриотик һәм хәрби бурычка тугрылык, Ватан иреген һәм бәйсезлеген саклауда батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып хезмәт итә.

Зәйфә Салихова әзерләде.

“Батырлык һәм дан шәһәре” батырлык дәресе
“Батырлык һәм дан шәһәре” батырлык дәресе
“Батырлык һәм дан шәһәре” батырлык дәресе
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: