27 гыйнвар төнендә Караидел районы Байкы авылында агач йорт янган.
Коткаручылар һәм авыл кешеләре ярдәме белән 40 минут эчендә 63 кв метр зурлыктагы йортны сүндергәннәр.
Кызганычка каршы, агач йорт урынында 46 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Шулай ук, бу янгында 1966 һәм 1977 елгы ике ир-ат зыян күргән. Аларны хастаханәгә озатканнар.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре янгынның верандадан чыкканлыгын ачыклаган.
Зыян күргән ир-атларның сүзләренчә, беренче булып шул хатын уянган. Ул аларны йокыларыннан торгызган һәм бергә урамга чыкканнар. Ә аннан соң ул өйгә документлары артыннан кереп киткән һәм кире әйләнеп чыга алмаган.