Хәтерегезгә төшерәбез, узган елның декабрь азагында Илона Макаренко Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе вәкаләтләрен тапшырды.
24 гыйнварда Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясенә Азат Гыйлемхановны комиссия рәисе итеп сайларга тәкъдим итте. Русия Үзәк сайлау комиссиясенең 151 нче утырышында Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
“Ил президентын сайлауга 45 көн калды. Русия Федерациясенең Үзәк сайлау комиссиясе һәм Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе булышлыгында сайлауны гамәлдәге канунияткә ярашлы оештыра һәм үткәрә алырбыз дип ышанам”, – диде республика Үзәк сайлау комиссиясенең яңа җитәкчесе.