Чараны оештыручы район ветераннар советы спортчылар өчен барсын да хәстәрләгән: “Ветеран” хоры башкаруында матур музыкаль номерлар, печенье белән кайнар самовар чәе һәм зур казанда әзерләнгән шулюм...
Спартакиада башланыр алдыннан спортчыларны Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азата Сәхәбиев, җәмәгать оешмасы рәисе Александр Буйлов, “Изгелек чиксез” халыкны социаль хезмәтләндерү оешмасы рәисе Светлана Камалетдинова сәламләделәр. Алар катнашучыларны узган бәйрәм белән котладылар, уңышлар теләделәр.
Традицион чаңгы ярышларында кышкы спортны яратучы пенсионерлар, шулай ук өлкән буынны якларга хәл иткән төрле яшьтәге балалар катнаштылар, бу картәниләр һәм оныкларның ныклы бәйләнешен ачык күрсәтте.
“Активледи” клубына йөрүче хатыннар скандинав йөреше буенча осталык классы күрсәттеләр. Йола буенча, ветераннар советы яшь спортчы, 8 нче мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Юлия Галләмованы бүләкләде, ул бер чакрым арада малайлардан да алда килде.
Башка ярышларда да – дартс, шашка – катнашучылар күп булды. Бәйрәм пенсионерларга да, балаларга да ошады. Җиңүчеләр һәм призерлар – бүләкләр, ә калганнар яхшы кееф алдылар.
Яшь күңел ул – бар нәрсәнең уңай ягын күрү, һәр яңа көнгә шатлана белү, яшәүнең үзеннән канәгатьлек тойгысы алу, картлыкка бирешмәү.
Светлана Шириня әзерләде.
Михайл Яковлев фотолары.