Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар 2024, 10:00

Синоптиклар 2024 елның февраленә Башкортстанда һава торышының нинди булачагын җиткерделәр

Башкортстанда кайчан язгыча җылы булачак? Синоптиклар фаразлары белән таныштырдылар  

Синоптиклар 2024 елның февраленә Башкортстанда һава торышының нинди булачагын җиткерделәр
Синоптиклар 2024 елның февраленә Башкортстанда һава торышының нинди булачагын җиткерделәр

Гисметео порталы мәгълүматы буенча, Башкортстанда яшәүчеләрне һава  торышы февральдә үк гаҗәпләндерәчәк.

Әйтик, айның беренче ункөнлеге карлы һәм болытлы булып көтелә, әмма шактый җылы: 1нән 10 февральгәчә республикада салкын түгел – көндез -2 ,-6 градус, төнлә -9, -11.

Февральнең икенче ункөнлеге кояшлы һава торышы белән гаҗәпләндерәчәк, көндез температура -3, – 4 (төнлә -7, -8 градус). Каты салкыннар булмый.

Февраль азагында болытлы һава торышы, әмма карсыз, салкынлык -2, -3 градустан артмый.

Росгидромет фаразы буенча, март гадәттәгедән җылы булачак. Һава торышы нормадан югары. Көндез минималь һава температурасы -6 градус, максималь +1 градус.

Мартта явым-төшем  норма чикләрендә көтелә.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: