Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар 2024, 12:00

Владимир Путин Русия президенты вазыйфасына кандидат булып теркәлде

Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны ил президенты вазыйфасына кандидат итеп теркәде. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми телеграм-каналында басылган.

Владимир Путин Русия президенты вазыйфасына кандидат булып теркәлде
Владимир Путин Русия президенты вазыйфасына кандидат булып теркәлде

“Моннан алдарак кандидат Русиянең Үзәк сайлау комиссиясенә үз-үзен тәкъдим итүне хуплаган 315 мең култамга тапшырды. Эшче төркемнең тикшерү йомгаклары буенча култамгаларның 0,15 % гамәлгә яраксыз булуы ачыкланган, бу исә кандидатны теркәргә мөмкинлек бирә”, – диелә хәбәрдә.

“Башинформ” хәбәр иткәнчә, Русия президенты сайлдау 15-17 мартта була.

Фото:кремлин.ру

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: