“Безне анда көтәләр. Анда үзебезнең азык-төлек ярминкәләрен оештырырга кирәк. Торак- коммуналь өлкәсендә кооперация, машиналар эшләү өлкәсендә кооперация, туризм, соклангыч шәһәр һәм бай туристик программа. “Башкорт озын гомерлелеге” проектын да керттек”, – диде республика җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 25-27 августында Санкт-Петербургта Башкортстан Республикасы көннәре узды, анда 115 меңгә якын кеше килде. “Каз һәм бал” гастрофестиваленә Башкортстаннан 3,5 тонна бал һәм 2,5 мең литр кымыз китерелде. Барлык продукция өч көндә сатылып бетте.
Фото:«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы архивы.