Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, канунияттә каралган социаль ярдәм чаралары күп балалы гаиләдәге өлкән балага 18 яшь тулганчы, әгәр ул көндезге бүлектә укый икән, 23 яшькә кадәр күрсәтелә.
“Закон Русия Президентының “Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында” Указына ярашлы әзерләнә. Указда ныгытылган положениеләр ишле гаиләнең критерийларын һәм гражданнарның шушы категориясе өчен мотлак социаль гарантияләр җыелмасын анык билгели. Бу илнең барлык субъектлары өчен дә мотлак. Финанс мөмкинлеклре булган төбәкләр үз төбәк законнары белән өстәмә ярдәм чараларын кертергә мөмкин. Әлеге вакытта депутатлар республика хөкүмәте белән тыгыз бәйләнештә эшли. Гомумән, гражданнарның шушы категориясенә социаль гарантияләр көчәйтелә”, – диде спикер.
Моннан алдарак Башкортстанда Гаилә елына рәсми старт бирелде.
Фото:Валерий Шахов