Новости
5 Февраля 2024, 08:00

Әдәби чаралар. Көләч иҗатчы белән очрашу

Бәләбәй шәһәренең 3 нче санлы биләмә китапханәсендә  язучы Камил Фазлый белән очрашу узды. Китапханә хезмәткәрләре Эльвира Зарипова белән Галина Иванова оештырган әлеге күңелле әдәби чарага Татар гимназиясенең 8а классы укучылары килделәр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әдәби чаралар.  Көләч иҗатчы белән очрашуӘдәби чаралар.  Көләч иҗатчы белән очрашу
Әдәби чаралар. Көләч иҗатчы белән очрашу

Укучылар Тузлыкушта яшәп иҗат итүче язучы белән якыннан танышып, аның бүгенге көндә зур уңышларга ирешкәнен белделәр. Ул – Башкортстан Республикасы һәм Русиянең Язучылар, шулай ук Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, язучы һәм шагыйрь, күп китаплар авторы, сатира һәм юмор остасы, Бәләбәй районының шәрәфле гражданины.

Шагыйрь үзенең  тормыш юлын, балачак елларын сөйләде, кыскача иҗаты турында бәян итте, китаплары белән таныштырды, әсәрләреннән өзекләр укыды. Ә иҗаты аның шактый бай –  татар, башкорт, рус телләрендә үз китапларыннан башка, әсәрләрен төрле газета-журналларда да укырга була.

Ерак бала чагында ничек шигырь җене  кагылуы турында хатирәсе  аеруча кызыклы. Капка төбендә гармун уйнап, авыл балаларын җырлатып, биетеп, шигырь сөйләтеп, кинога керергә  5 тиен акча биргән ибади күңелле әтисе янында утырган Камил: “Әти, ә мин нишлим?” – дип сораган.  “Ә син шигырь язып кара”, – дигән әтисе. Һәм бәләкәй Камил язган! Менә шуннан башланган да инде шигырь язу газаплары һәм ләззәтләре, һәм тумыштан бирелгән әлеге сәләтен ул сүндерми, ә еллар буе шомарта, камилләштерә. Нинди жанрда да ул үз сүзен үзенчә әйтә, укучылар аеруча аның юмор һәм сатирасын яратып кабул итә.

Очрашуда Камил Нәҗми улының  укучысы, әйтергә кирәк, бик тә лаеклы укучысы,  “Хәрби тугандашлык” Бөтенрусия җәмәгать оешмасының урындагы бүлекчәсе  җитәкчесе, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Рим Баһмановның да булуы, укытучысы турында олы хөрмәт белән сөйләве урынлы булды. Шәһәр-районда күпләрнең ихтирамын казанган Рим Зөфәр улы кыскача үзе турында бәян итеп:

 – Камил абыйның җанлы дәресләре әле булса онытылмый,  мин аннан үрнәк алып яшәдем һәм яшим, – диде.

Татар гимназиясе кызлары Илиза Габдрафикова һәм Мәдинә Салихова  шагыйрьнең шигырьләрен матур итеп  яттан сөйләделәр.

“Бәләбәй хәбәрләре” газетасы хезмәткәре Зәйфә Салихова Камил Фазлыйның  вакытлы матбугат, аеруча шәһәр-район газетасы белән тыгыз бәйләнеше, дуслыгы турында җиткерде; аның үзе дә, иҗаты да көләч булуын, тыштан көлдереп, эчтән чеметтереп алуын сызык өстенә алды.

Чарада катнашкан һәркем язучыга иҗади уңышлар, тормыш иптәше Рәсимә ханым белән тигез гомер итүләрен, сәламәтлек теләделәр.

Кичәне Эльвира Зарипова җанлы итеп алып барды. Ахырда балалар язучы абыйларыннан очрашу истәлеге – автографлы китаплар алдылар, бергә фотога төштеләр.

 

Зәйфә Салихова.

 

 

 

Әдәби чаралар.  Көләч иҗатчы белән очрашу
Әдәби чаралар.  Көләч иҗатчы белән очрашу
Әдәби чаралар.  Көләч иҗатчы белән очрашу
Әдәби чаралар. Көләч иҗатчы белән очрашу
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас