Әйтик, шәһәрнең “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгенең Башкорт мәдәнияте үзәге Бәләбәй коррекцион мәктәбендә укучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әлеге зур шәхеснең тормыш юлына һәм хезмәт эшчәнлегенә багышлап, шундый чара уздырды.
Шундый ук чара Баженово, Анновка авыллары мәдәният йортларында да оештырылды.
Мәдәният хезмәткәрләре чараларда катнашучыларга Мортаза Рәхимовның гади эшче булып башлап Беренче Президентка кадәр узган хезмәт юлын сөйләделәр, тормыш юлы белән таныштырдылар. Ул республика белән 1990-2010 елларда җитәкчелек итте, республиканың социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә гаять зур өлеш кертте. Республика үсешенә зур өлеш керткән Мортаза Рәхимов идарә иткән вакытны Башкортстан тарихының алтын чоры дип билгелиләр.
Зәйфә Салихова.
Фотолар: "Урал-Батыр" милли-мәдәни үзәгеннән.