Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль 2024, 16:00

Эфирда “Прима ТВ”!

Бәләбәй шәһәренең 1 нче санлы мәктәбе укучылары бер ел элек 2024 елда мәктәптә үз телевидениеләре ачылачагын күз алдына да китермәгәннәрдер, мөгаен. Әмма теләк һәм омтылыш бар икән, республика ярдәм итә!  Менә шулай “Мәктәп инициативалы бюджетлаштыру” проекты балаларның хыялын тормышка ашырды.

Эфирда “Прима ТВ”!
Эфирда “Прима ТВ”!

 Тантаналы чараны мәктәпнең педагог- оештыручысы Ирина Паршуткинаның кинематограф  һәм журналистика турында шигыре белән ачтылар. Укучыларга Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиевтан, Мәгариф идарәлеге начальнигы Татьяна Лапшина, “Беренчеләр хәрәкәте” белгечләреннән фатыйха сүзләре ишетү күңелле булды.

– Проктта җиңү аркасында без заманча фото- һәм видеотөшерүләр, телетапшырулар әзерләү өчен  җиһаз сатып алдык. Студия өчен бинаны юнәттек, шуңа күрә балалар өчен бөтен шартлар булдырылды, дип кыю әйтә алабыз, – дип сөйләде мәктәп директоры Ольга Селькина. – Проект авторлары телевизион журналистикада тәүге адымнарын ясый да башлады. ВКонтактеда мәктәп битендә беренче видеороликларын чыгардылар. Ул –  Русиянең йөзү буенча спорт мастеры Азалия Әюпова белән,  мәктәп олимпиадачылары белән интервью.

Регина Фәизова.

Фотолар: мәктәптән.

Эфирда “Прима ТВ”!
Эфирда “Прима ТВ”!
Эфирда “Прима ТВ”!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: