Бәләбәй дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Руль артында сөйләшмә” акциясен оештырдылар, алар “Буратино” балалар бакчасыннан яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән бергә водительләргә транспорт чарасы хәрәкәте вакытында игьтибарны юлга юнәлтү кирәклеген аңлаттылар.
Телефоннан сөйләшеп барган водитель Юл хәрәкәте кагыйдәләренең бөтен таләпләрен дә үтәргә сәләтле түгел. Күп водительләр акцияне оештыручылар белән сөйләшкәндә болай йөртүнең хәвефле булуы белән килешәләр, әмма, шулай да, руль артында булганда еш кына гаджетлардан баш тартырга әзер булмауларын белдерәләр.
Дәүләт инспекторлары еш кына телефоннан сөйләшүнең юл һәлакәтенә сәбәпче булуын аңлаттылар, чөнки водитель юлдагы хәлгә тиз генә төшенә алмый. Машинада барганда телефоннан файдалану закон белән тыелган. Мондый хокук бозуга штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.
Регина Фәизова.