Барлык яңалыклар
Новости
8 февраль 2024, 14:00

1 сентябрьдән Башкортстан мәктәпләрендә ике яңа фән кертеләчәк

1 сентябрьдән Башкортстан мәктәпләрендә ике яңа фән кертәчәкләр: “Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре” һәм “Хезмәт” (технология).

1 сентябрьдән Башкортстан мәктәпләрендә ике яңа фән кертеләчәк
1 сентябрьдән Башкортстан мәктәпләрендә ике яңа фән кертеләчәк

 Моңа охшаш фәннәр әле дә бар, әмма алар буенча программа үзгәртеләчәк. Беренчесенә яңа  “Шәхеснең, җәмгыятьнең, дәүләтнең хәвефсез һәм  тотрыклы үсеше” һәм “Хәрби әзерлек. Хәрби белем нигезләре”  модульләре кертеләчәк. Бүгенге “ОБЖ” фәненең калган модульләре үзгәрешсез кала.

“Труд” (технология) фәне буенча мотлак, шулай ук вариатив модульләр дә булачак. Мотлак булганнары исәбендә : Производство һәм технологияләр”, “ Материалларны һәм азык-төлек продуктларын эшкәртү технологияләре”, “Компьютер графикасы. Сызым”, “Робототехника”.

 Сайлап алу модульләренә “Автоматлаштырылган системалар”, “Терлекчелек”, “Үсемлекчелек” карый.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: