Форумда катнашучыларны Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев белән колледж директоры вазифасын вакытлыча башкаручы Петр Николаев сәламәләделәр һәм уңышлы эш теләделәр.
Чарада БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәүзәт Ханнанов һәм төбәкнең, шул исәптән Бәләбәй шәһәре һәм районының да, 20гә якын сәнәгать, нефть, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм компанияләре вәкилләре катнаштылар.
Алар студентларга республикада яшь белгечләрне матди яклау чаралары, икътисадның төрле тармаклары предприятиеләрендә гамәлдәге вакансияләр һәм эш шартлары турында сөйләделәр.
Форумның эш өлеше тәмамлангач, студентлар компанияләрнең стендларын карадылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга консультацияләр алдылар.
Римма Солтанова.
Фотолар уку йортыннан.