Барлык яңалыклар
Новости
9 февраль 2024, 16:00

88 яшьлек Зөһрә әби кияүгә чыга

Яңавыл районының социаль координаторлары хезмәте вәкилләре картлар һәм  инвалидлар өчен Иске Баеш интернатында яшәүче 88 яшьлек әби турында таң калдырган вакыйга сөйләделәр, ул кияүгә чыгарга җыена.

88 яшьлек Зөһрә әби кияүгә чыга
88 яшьлек Зөһрә әби кияүгә чыга

Ул Башкортстанда туып үскән, Бөек Ватан сугышы михнәтләре аның да иңенә төшкән, яшь чагында ире белән Луганск өлкәсенең Попасная шәһәренә киткән. Анда тимер юлда ир-атлар белән тиң эшләгән. Безнең республикадан бу пар шунда яшәп калган. Әмма аннары Зөһрә Әгъләм кызы ирен, ике улын җирләгән.

2022 елның җәендә аның өенә снаряд төшә һәм он-талкан итә. Олы яшьтәге хатын исән кала, ике тәүлек урманда качып ята, хәлсезләнеп беткән, ач әбине махсус хәрби операция яугирләре табалар. Вакытлыча тору пункытына китерәләр, оныгы Александр белән бәйләнешкә керергә ярдәм итәләр, ул да хәрби операциядә катнашучы.

Оныгы аны зур гаиләсенә ала. Беркадәр яшәгәч, әбекәй туган җиренә, Яңавыл районының Иткенәй авылына кайтырга хәл итә. 2022 елда туганнары аны каршы алалар, үзләрендә урнаштыралар. Беркадәр вакыттан соң Зөһрә Әгъләм кызы Иске Баештагы интернетка барырга була. Анда 88 яшьлек әби үзенең икенче яртысын т аба. Хәзер алар гаилә өчен бүлмә көтәләр, ниятләре – тиздән рәсми никахлашу.

 Фото: РЦСОН матбугат хезмәте.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: