Чаралар башкалада да, республика шәһәрләре һәм районнарында да оештырылачак.
Уфада күпсанлы китапханәләрдә әлеге датага багышланган тематик чаралар бара да инде.
Белешмә
Бу мөһим истәлекле дата – Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән русиялеләр турында хәтер көне, Русиядә ул 2011 елдан билгеләнә. 1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамланды. Бу көнне Әфганстанда сугыш ветераннарын гына түгел, илдән читтә 30 дан артык кораллы низагларда катнашкан башка хәрби хезмәткәрләрне дә искә алалар.
1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленәчә Әфганстан территориясендә булган гаскәрләрдә Башкортстан Республикасыннан 9 меңнән артык соолдат һәи офицер хәрби хезмәт үткән, 300дән арык кеше һәлак булган, 6 кеше хәбәрсез югалган. Шушы сугышта булганнарның күбесе әлеге вакытта махсус хәрби операция узу зонасында хәрби бурычларын үтиләр.
Чыганак: “Республика Башкортостан” газетасы.
Фото: Альберт ЗАһИРОВ