Барлык яңалыклар
Новости
9 февраль 2024, 10:00

Мәктәп музейдан башлана

Мәтәүбаш авыл мәктәбендә яңартылган музейны ачу тантанасы булды

Мәктәп  музейдан башлана
Мәктәп музейдан башлана

Мәктәп нәрсәдән башлана?.. Мәтәүбаш авыл мәктәбе укучылары өчен ул мәктәп музее белән танышудан башлана, ә кайчак танышудан гына да түгел, озакка сузылган хезмәттәшлектән, туган якны өйрәнү буенча җентекле эштән, илсөярлек һәм туган төбәк юнәлешендә чараларда катнашудан башлана.

“Мәктәпләрдә музейлар булуы ничек яхшы...” Һәм, чыннан да, шулай. Мәктәп яши һәм үсә, ышанычлы адымнар белән киләчәккә, иртәгәсе көнгә атлый. Әмма аның мәктәп музеенда кадерләп сакланучы һәм һәр укучының,  укытучының мирасы, горурлыгы булган искиткеч үткәне дә бар. 2024 елның 30 гыйнварында безнең мәктәптә яңартылган музейны ачу тантанасы узды. Бу чара Урындагы башлангычларны яклау  программасы (ППМИ-2024) чикләрендә оештырылды. Ә тагын ул музей юбилеена бүләк тә булды. 2023 елеың 10 октябрендә аның ачылуына 65 ел тулды!

Музейда косметик ремонт ясадык, стендларны яңарттык, төп һәм ярдәмче фондларга  инвентаризация үткәрдек... Этнография почмагы экспонатлары өчен озак вакыт  урын юк иде. Ниһаять, аңа да урын табылды – ул музей бүлмәсен бик килешле  тулыландырды.

Яңартылган музейны ачу һәм кызыл тасманы кисү хокукы педагогик хезмәт ветераны Габидә Хәмдетдин кызы Еркеевага һәм мәктәп директоры Игорь Владимирович Борисовка бирелде. Музей җитәкчесе Р. Гайсина музей буйлап экскурсия оештырып, экспозицияләр белән таныштырды.

Матди ярдәм күрсәткән өчен Эльдар Айрат улы Фазлутдинов гаиләсенә ихлас  рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез ки

лә. Ул – безнең авылдашыбыз, мәктәпне  тәмамлаучы, Фазлутдиновларның зур педагогик династиясенең лаеклы вәкиле.

Музейда укучылар активы эшли. Ел саен алар тарихи-туган якны өйрәнү конкурсларында һәм проектларында  катнашалар. Тематик экскурсияләр циклы эшләнгән.

Безнең музейда кызыклы, иҗади һәм әһәмиялн эш алып барылуына шик юк. Үткәннәргә, үз тамырларыңны барлауга кайту – үсешкә, киләчәккә дөрес юл ул. Безнең укучыларыбыз чын илсөярләр, лаеклы кешеләр һәм Ватан сакчылары булырлар дип өметләнәбез.

Килеп карарга теләгәннәргә музей ишекләре һәрвакыт ачык. Рәхим итегез!

Раушания Гайсина, мәктәп музее җитәкчесе, башлап йөрү төркеме җитәкчесе.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: