-2 °С
Болытлы
Мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга күңел җылылыкларын да кушып хатлар яздылар, матур рәсемнәр төшерделәр.
Ата-аналар да читтә калмадылар, алар балалар белән бергә посылкалар әзерләделәр – азык-төлек, иң кирәкле әйберләр һ.б.
– Илебезнең меңнәрчә солдатлары өйләреннән, туганнары-якыннарыннан еракта. Без бергә үзебезнең саклаучыларыбызны яклый, сугышчан рухларын күтәрә, аларга рәхмәт әйтә алабыз, – дип исәплиләр “Бригантина” ирекмәннәре.
Регина Фаизова әзерләде.