Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль 2024, 12:00

Гаилә – яшәү учагы

Гаилә – бетмәс ярату, ихтирам чыганагы ул. Ул ныклы йорт, балалар һәм оныклар, таяныч һәм терәк. Нәкъ гаиләдә, якыннарыбыз белән аралашып, без яшәү көче табабыз.

Гаилә – яшәү учагы
Гаилә – яшәү учагы

 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү – бөтен ил өчен мөһим вакыйга. Бу гаилә кыйммәтләрен ныгытуга тагын бер зур адым.

 “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгенең Татар мәдәнияте үзәге “Зөбәрҗәт” һәвәскәрләр берләшмәсе өчен “Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре” дигән әдәби-музыкаль программа оештырды.

Катнашучылар гаилә йолалары һәм гореф-гадәтләре, гаилә пары буларак тәүге адымнары, шулай ук балаларын, оныкларын ничек тәрбияләүләре турында сөйләделәр. Гаилә бәхете, гаилә турында шигырьләр укыдылар, фотосурәтләр карадылар.

Зәйфә Салихова.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: