Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль 2024, 14:00

Дөньяда мөмкин булмаган нәрсә юк!

Моны коляскада һәм таяклар ярдәмендә хәрәкәт иткән, сурәт төшергән, бию белән мавыккан Кырмыскалы кызы раслый.  

Дөньяда мөмкин булмаган нәрсә юк!
Дөньяда мөмкин булмаган нәрсә юк!

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән дисәләр дә, мондый кешеләр күпләр, бигрәк тә тормыш авырлыкларына зарланганнар, яшәү ямен таба белмәгәннәр өчен үрнәк булып  тора.

Кырмыскары районының Кабак авылыннан Индира Ташбулатова – нәкъ шундыйлардан. Коляскада һәм таяклар ярдәмендә хәрәкәт иткән кыз сурәт төшерү, бию белән мавыга. Бу гына түгел, Индира Бөтенрусия  сылулар конкурсында гран-при яулаган!

16 яшьлек Индира бәләкәйдән сынлы сәнгать белән шөгыльләнгән. Бу җәһәттәнг аңа укытучысы Ирина Семенова ярдәм иткән. Кызның тырышлыгы  юкка булмаган – аның эшләре республика, Русия кимәлендәге конкурсларга тәкъдим ителгән һәм призлы урыннар яулаган.

7 нче класстан Индира Уфадагы 13нче мәктәп-интернатта белем алган. Нәкъ шунда ул коляскада бию белән танышкан. Өч ел дәвамында инде кыз тренерлары Татьяна Николаевна һәм Александр Николаевич Артамоновларда шөгыльләнә. Нәтиҗәдә бүген ул коляскада бию буенча конкурсларда бихисап наградалар, кубок һәм медальләр яулаган.

Кызның башка уңышлары да бар. Республика “LITTLE MISS WORLD RUSSIA 2023” бәйгеседә “Мисс елмаю” һәм “Мисс бию йолдызы”  мактаулы исемнәренә лаек булган. Шулай ук Бөтенрусия матурлык конкурсында катнашкан һәм гран-при яулаган.

Фото, чыганак: Кырмыскалы районы хакимиәте.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: