Барлык яңалыклар
Новости
15 февраль 2024, 10:00

Тик алга!

 2024 елда Максим-Горький авыл советы  авыл биләмәсе Урындагы башлангычларны яклау программасында катнаша. Анкета сорауларына җавап бирү һәм җыелыш йомгаклары буенча халык “БР Бәләбәй районы М.Горький исемендәге токымчылык заводы үзәге авылын паркында балалар мәйданчыгы булдыру” проектын өстенлекле дип тапты.

Тик алга!
Тик алга!

Җыелыш йомгаклары буенча, ППМИ-2024тә катнашу, шул исәптән өстенлекле проектны тормышка ашыруга акчалата һәм башкача өлеш кертү, шартлары эшләнде. Авыл кешеләре бергәләп башлап йөрү төркемен сайладылар, ул беренче утырышында ук эш планын һәм “Тик алга! хәрәкәт юнәлешен билгеләде.

Программада катнашу кысаларында авылда төрле чаралар уздырылды, биләмәдә яшәүче оста куллы кешеләрнең иҗади эшләреннән күргәзмәләр оештырылды. Әлеге проектны хәрәкәтләндерүчеләр балалар, шуңа күрә күп тематик чаралар авыл мәктәбендә үтте.

Уртак максат кешеләрне берләштерә һәм куелган максатка ирешер өчен көч бирә, шуңа күрә без ППМИ-2024 проектларын сайлап алу буенча республика конкурсында җиңәчәгебезгә ышанабыз. Без бергә  –  көч!

Максим-Горький авыл советы биләмәсе хакимияте.

 

 

Тик алга!
Тик алга!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: