Быел 123 җәмәгать биләмәсе яңартыла, 67 объект – шәһәрләрдә, 56сы исә авылларда, дип искә төшерде Радий Хәбиров. Барлык проектларны да халык былтыр яз онлайн-тавыш бирү ярдәмендә сайлады.
Кайбер парклар һәм скверлар тулысынча яңартыла. Уфаның Урманчылар паркын күләмле үзгәртеп кору көтә.
“Соңгы биш елда “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” программасы буенча Башкортстанда 683 объектны төзекләндердек. Проект өчен бүленгән 7 миллиард сумның 91 проценты – федераль бюджеттан...” – дип билгеләде Башкортстан башлыгы.
Фото: Радий Хәбировның телеграм-каналы