Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль 2024, 15:00

Җыелышта карар иттеләр

2016 елдан бирле, авыл кешеләренең активлыгы аркасында, Тузлыкуш авыл советы бюджетына 4 миллион сумнан артык акча җәлеп ителде. Урындагы башлангычларны яклау һәм “Безнең авыл” программалары буенча яшәүчеләрнең турыдан-туры катнашлыгында Тузлыкуш һәм Ирек авылларын су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде, Куш-Елга, Репьевка, Каен-Елга авылларында зиратларның коймалары яңартылды, Исмәгыйл авылына юл әйбәтләнде.

Җыелышта карар иттеләр
Җыелышта карар иттеләр

Гражданнардан сораштырганда һәм алдан чаралар уздыру вакытында Тузлыкушта берничә проблема билгеләнде. Әмма иң көнүзәктәгесе “Тузлыкуш авыл советы биләмәсенең Беларус МТЗ-82.1  тракторына тагылма корылма сатып алу” булып танылды.

Биләмә территориясе зур, сигез яшәү пунктыннан тора, аларның барсын да тиешле тәртиптә, чиста  тотарга кирәк. Тиешле техника булганда төзекләндерү эшләрен тизрәк һәм нәтиҗәлерәк башкарырга була. Авыл советында булган трактор ел буена файдаланылырга тиеш!

Яшәүчеләр йомгаклау җыелышында  бертавыштан проектта катнашырга,  15 процент өстәп түләргә дигән карарга килделәр. Узган елларның уңай тәҗрибәсе программа шартлары үтәлер дигән ышаныч тудыра.

Тузлыкуш авыл советы хакимияте.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: