Новости
20 Февраля 2024, 06:00

Чәчү озак көттермәс

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек бара.

title
Чәчү озак көттермәсЧәчү озак көттермәс
Чәчү озак көттермәс

– Быел  районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында гомум чәчү мәйданы 48 мең гектар тәшкил итәчәк, шуның 10 600 гектары – бөртекле уҗым культуралары. Сабан культураларына 17 000 гектар бүленәчәк. Техник культуралар 7000 гектар тәшкил итәчәк. Мал азыгы – 13 000 гектар.

Барлык хуҗалыкларда орлыкларның сыйфат көздән тикшерелде. Элиталы һәм гибрид орлыкларны сатып алу дәвам итә, – дип хәбәр иттеләр район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәтендә.

Язгы чәчү кампаниясендә 226 гектар трактор, 70 йөк автомобиле җәлеп ителәчәк. Районда төрле модификацияле 119 чәчкеч һәм 90 культиватор бар. Бүгенге көнгә трактор паркының әзерлеге –  82%, тагылма техниканыкы 87% тәшкил итә.

Районга язгы чәчүне уздыру өчен 530 тонна ягулык-майлау материалы таләп ителә. Аның белән әлегә 65 процент тәэмин ителгәнбез.

5 нән 29 марткача Дәүләт техкүзәтү инспекциясе белгечләре расланган график буенча  районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында  тракторларның техник әзерлеген тикшерәчәкләр.

Римма Солтанова әзерләде.

 

.

Чәчү озак көттермәс
Чәчү озак көттермәс
Чәчү озак көттермәс
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас